Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Финляндия Президенты Саули Ниинисте белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Искәртәбез, 2015 елда Рөстәм Миңнеханов Саули Ниинисте белән очрашкан иде инде.
Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЮИТ» фин төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән очрашты һәм яңа проектлар – Tripla шәһәр комплексы һәм Oodi китапханәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия икътисад министры Мика Линтиля белән очрашты. Чара ТР Президентының Хельсинкига эш визиты кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида SLUSH конференциясе кырларында Fortum компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
SLUSH стартаплар конференциясе кысаларында "Сколково" фонды резидентлары белән Татарстан компанияләре Россия экспорт берлеге белән Мәскәү экспорт үзәгенең уртак стендалырнда үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Стендларны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2018 елның 20 декабреннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәне Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында Россия оборона министры Сергей Шойгу уздырды (Мәскәү).
Киңәшмәдә округ командующийлары, Татарстан Республикасы, Приморье крае, Смоленск өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Бүген Хельсинкида LUSH бөтендөнья стартаплар һәм яшь эшкуарлар конференциясе узды. Тананалы ачу чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Финляндия татарлары, башка илдә уңышлы гына җайлашып китеп, дистәләгән еллар буена үзеңнең милли гореф-гадәтләреңне һәм телеңне саклап калу мөмкинлегенең үрнәге булып торалар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Хельсинкига эш сәфәре кысаларында узды. Очрашуда Россия Федерациясенең Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов та катнашты.