Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
19 2018 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Автомобиль спортының Татарстанда традицияләре бай

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 автоспорт сезоны ябылуга багышланган традицион чарада катнашты. Очрашуда тәмамланып килүче сезонга нәтиҗәләр чыгардылар һәм республиканың иң яхшы автоспортчыларын билгеләделәр. 

 


Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Инвесторлар клубы белән очрашты

Хакимият бизнес белән әңгәмә алып барырга тиеш һәм инвестор булучыларга максималь рәвештә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Инвесторлары клубы утырышында белдерде. 


Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган КФУ поликлиникасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының поликлиникасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты  (Вишневский урамы, 2А).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2019 елга республиканың эчке нефть химиясе комплексына җибәреп тору өчен углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеге расланды. Йөзләгән продукция буенча җентекле документны «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим итте.


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер  Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин алып барды.  


Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышында катнашты. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан барлыгы  22 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 10 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты. Фикер алышу барырышында депутатлар тагын 20 мәсьәлә керттеләр.


Минтимер Шәймиев җиде яшьлек Никита Петровның теләген тормышка ашырачак

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44 нче утырышы башланыр алдыннан “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе уздырылды.

“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан ТР Дәүләт Советында уздырыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы холлында чыршы куела һәм аңа балалар йортлары, социаль приютлар, социаль җитеш булмаган гаиләләрнең балалары Кыш бабайга язган хатлары эленә. Акциядә катнашучылар хатларны алып укыйлар һәм балаларның теләкләрен үтиләр.  


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.

Искәртәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе гадәттәгечә Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасында уза. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы холлында чыршы куела һәм аңа балалар йортлары, социаль приютлар, социаль уңайлы булмаган гаиләләр балалары Кыш бабайга язган хатлар эленә.   

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш 44 нче утырышы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, парламентарийлар хәйрия акциясендә катнаштылар.