Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
14 2018 ел., җомга

Марат Әхмәтов: Татарстанда 2019 елда чәчү эшләренә финанс чыгымнар 25 млрд сум була дип исәпләнә

Язгы чәчү эшләренә әзерлекнең хәзерге этабы турында ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Татарстанда 831 күп фатирлы йортка капиталь ремонт тәмамланган

Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 2030 елга кадәр сыекландырылган табигый газ базарын үстерү программасын расларга әзерләнәләр

Татарстан Хөкүмәте 2030 елга кадәр сыекландырылган табигый газ базарын үстерү программасын расларга әзерләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газ тармагының яңа тхнологияләре" җиһазлар җитештерү ассоциациясе һәм "Газпром" ГАҖнең "СТГ проктлары өчен Россия технолоигяләрен үстерү һәм җиһазлар булдыру" мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмәдә хәбәр итте. 


Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында катнашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышын уздырды. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зубков «Казанкомпрессормаш»та яңа төзелешкә старт бирделәр

Бүген «Казанкомпрессормаш» заводында эре габаритлы компрессордар чыгару буенча яңа җитештерү төзелеше башланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашты. 


Казанга «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков эш сәфәренә килде

Казанга «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президентын Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.


Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды.

Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президенты Идарәсе Милли сәясәт департаментының эчке сәясәт буенча башлыгы Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.