Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
08 2018 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездының пленар утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышында катнашу.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездының пленар утырышында да катнашты, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин нотык белән чыгыш ясады.


Рөстәм Миңнеханов Иннополистагы яңа газ үткәргече турында: Бу бөтен Татарстан өчен зур эш

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Елизаветино торак пунктына кадәр төзелүче яңа газүткәргеч төзелеше белән танышты.

Бу объект республиканың тугыз районындагы 60 мең кулланучыны өстәмә газ белән тәэмин итәчәк. Елына 800 млн кубометр газ 300 меңнән артык кешегә исәпләнгән. Кулланучылар арасында Казан янындагы Иннополис шәһәре дә бар.


Марат Әхмәтов: 5 ел эчендә АCК тармагында инвестицияләр 253 миллиардка җитте

Агымдагы елдагы авырлыкларга карамастан, Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе кимүенә юл куймады. Күбесенчә моңа агро-сәнәгать тармагына җитди инвестицияләр кертелүе исәбенә ирешеп булды. Бу хакта бүген гадәттәге республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районноар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  


Татарстан Республикасында 2 млн. 146 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән

2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.