Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
25 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Президенты республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген журналистлар мөһим социаль миссия башкаралар.


Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркында булды

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркындагы Яңа ел бәйрәме мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты.   

Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар белән бергә, Рөстәм Миңнеханов кичә, 24 декабрьдә ачылган Яңа ел чыршысын карады, шулай ук шәһәр кешеләре һәм кунаклары белән бергә бәйрәм программасын тамаша итте.


Рөстәм Миңнеханов республиканың төп чыршы бәйрәмендә барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төп чыршы бәйрәмендә барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

2018 елда бу бәйрәмгә барлык Татарстаннан 8 меңнән артык бала җыелган иде.


Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәләтле балаларын Яңа ел белән тәбрик итте

Бүген Казан Кремелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте.

Казан Кремленә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, төрле конкурс, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын чакырганнар иде. Мәктәп укучылары һәм училищеларда тәрбияләнүчеләр Татарстан Президентына яшьләр телевидениесе, хайваннарны яклауга кагылышлы һәм үзләрен кызыксындырган башка сорауларны бирде.

 


Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга "Дуслык" орденын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремдендә Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкинга "Дуслык" орденын тапшырды. Бүләк "уртак мәгариф, фәнни һәм тарихи-мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга керткән җитди өлеше өчен" тапшырылды. 

 


Быелгы төп чыршы бәйрәмендә Татарстаннан 100дән артык бала катнашачак

Мәскәүгә төп чыршы бәйрәменә быел Татарстаннан 104 баланы җибәрәләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.