Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
13 2018 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Быел Татарстанда 420 км региональ юл төзелгән һәм төзекләндерелгән

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының юл хуҗалыгы буенча эш төркеме утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин үткәрде.


Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" ХIV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

Бүген Казанда "Корстон" КСККнда "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" ХIV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия венчур фонды" АҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александ Повалко, Инновацияләргә ярдәм итү фонды Сергей Поляков, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, әлеге бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә. 


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительлек һәм Күзәтү советының киңәйтелгән утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительлек һәм Күзәтү советының киңәйтелгән утырышында катнашты. 

Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды. ТР ИВФ Попечительлек һәм Күзәтү советы әгъзалары оешма эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләрне карады. 

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея"  республика конкурсын уздыру нәтиҗәләре турында ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов хәбәр итте. 

 


Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның театр эшен үстерү өлкәсендә мөмкинлекләре гаять көчле

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында булды, анда ул Г.Тукай исемендәге Әтән дәүләт театрына 100 ел тулуга һәм Тетар Елын ачуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Искәртик, 2019 ел РФ Президенты Владимир Путин указы белән Театр  Елы дип игълан ителде. 


Алексей Песошин ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. РФ Юстиция министрлыгы приказы белән ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәт идарәсе башлыгы -ТР баш суд приставы итеп Игорь Безуевский билгеләнде.

Бу чарада шулай ук Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов катнашты.


Алексей Песошин Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары Денис Фирстов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Суд приставлары федераль хезмәт директоры урынбасары - РФ баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.


Алексей Песошин Индия сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Индия сәнәгате һәм стартаплар конфедерациясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисадый комиссиясе делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисадый комиссиясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Анда БМОның Европа икътисадый комиссиясе Дәүләт-шәхси партнерлыгы бюросы рәисе урынбасары – Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов та катнашты.