Яңалыклар

17.10.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.

17.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышта Совет әгъзалары, шул исәптән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская һәм Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Алексей Лавров катнашты.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фкерләрен язма рәвештә җибәргәннәр.  

17.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.

17.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIX компанияләр төркемнә нигез салучы һәм президенты Дмитрий Еремеев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Мәгълүмат технолошияләре өлкәсенә караган мәсьәләләр турында сүз барды. 

17.10.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" үләндә хоккей клубын чираттагы искиткеч җиңүләре белән котлады. 

"Динамо-Казан" үләндә хоккей буенча ир-атлар командасы суперлигада катнашучы командалар арасында 17нче кат Россия чемпионы исемен яулады. 

Спортчыларны котлау чарасы Казан Кремлендә узды. 

 

17.10.2019

2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 205 млрд. сумнан артты. Узган елның шул ук чорына караганда үсеш 7,3% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 2019 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнаштылар. 

16.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Төмән өлкәсе делегациясе Казанга ике көнлек эш сәфәрендә.

16.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, алдагы утырышы быел 23 апрельдә узган иде, бүген Инвестсовет хуплаган проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышырга кирәк булачак.

15.10.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның Сычуань провинциясе губернаторы Инь Ли белән очрашты.

Очрашу Ченду шәһәрендә "Бер пояс – бер юл" проекты кысаларында узды.

15.10.2019

Соңгы биш елда Татарстан белән «Газпром» ГАҖ белән товар әйләнеше күләме 73 млрд сумга артты һәм 104,5 млрд сумга кадәр җитте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ белән республика сәнәгате секторы арасында хезмәттәшлекне арттыру өчен перспектив юнәлешләргә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. киңәшмә Иннополис университетында узды. Аның эшендә «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты. 

Битләр: << 801 802 803 804 ( 805 ) 806 807 808 809 810 >>