Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышта Совет әгъзалары, шул исәптән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская һәм Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Алексей Лавров катнашты.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фкерләрен язма рәвештә җибәргәннәр.
Утырышта университетның агымдагы идарәсе мәсьәләләре каралды. Чыгышында КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, университет үз эшчәнлеген планлаштырганда һәм аның нәтиҗәлелеген бәяләгәндә ике стратегик документка таяна – Федераль университетны үстерү программасына һәм Глобаль конкуренциягә сәләтне үстерү программасына.
КФУ ректоры нотыгы биш еллык чорны үз эченә алды: 2015 елдан башлап берничә бүлеккә бүленә: мәгариф, фән, инновацияләр, интернациональләштерү, инфраструктура, финанслар, планнар һәм перспективалар. Соңгысында Күзәтүчеләр советы әгъзаларына Казан федераль университетын үстерү планы һәм киләчәктә ирешелергә тиешле күрсәткечләр тәкъдим ителде.
КФУ ректорының үсешнең яңартылган стратегиясен кабул итү турындагы тәкъдименә Күзәтүчеләр советының хәзерге рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов университетның Татарстан тормышындагы аерым ролен, шулай ук республика үсеше өчен фәннең, технологияләрнең әһәмиятен билгеләп үтте.
«Яхшы отчёт, тулы һәм яхшы динамикалы. КФУ ректоры отчетын расларга, шулай ук Илшат Рәфкать улын киләчәк чорга да ректор урынына тәкъдим итәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Көн тәртибе буенча барлык карарлар да тавыш бирү юлы белән расланды. 2019 елга университет бюджеты 11 млрд сумнан артык күләмдә расланды.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Марина Боровскаяга һәм Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Алексей Лавровка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.