Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты

17.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.

Очрашуда балыкчылыкны үстерү, су объектларының экоситемасын саклау һәм тармакның башка мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

Вадим Ткачев шулай ук Татарстан Республикасы Президентына Федераль балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча су биологик объектларын дәүләт тарафыннан тикшереп тору, күзәтү һәм саклау бүлеге башлыгы Михаил Шинкаревны тәкъдим итте


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.