Алексей Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе белән очрашты

17.10.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты.

Очрашуда су биологик ресурсларын саклау һәм күзәтчелек өлкәсендә хезмәттәшлек һәм республикада балыкчылык тармагын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТРның  Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты  рәисе Фёдор Батков, профиль ведомстволары вәкилләре катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.