Яңалыклар

19.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итте.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә парламент Президиумы карары нигезендә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.

19.04.2024

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы ачылды.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Көн тәртибенә парламент Президиумы карары нигезендә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.

19.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

17.04.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч муниципаль районы Советының чираттан тыш 41 нче утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә районның җитәкче вазыйфалары буенча кадрлар карарлары булды.

16.04.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты директоры Иван Куликов җитәкчелегендәге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов катнашты.

16.04.2024

Бүген «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов комиссия утырышын уздырды.

Чара Мәскәүдә узды, утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

 

16.04.2024

15 апрельдән Татарстанда урман культуралары сезоны ачылды. Бу вакыт эчендә республикада 2,5 мең га мәйданда урманны торгызу һәм үстерү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

16.04.2024

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы 15 ел эчендә үзен ислам илләре белән хезмәттәшлек итү өчен ышанычлы мәйданчык буларак танытты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чара Мәскәүдә узды, сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин чыгыш ясады

15.04.2024

«Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

13.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү - Татарстан күпере" IX Мәскәү яшьләр форумында катнашты.

Битләр: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>