Татарстан Республикасында Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында 250дән артык физкультура-спорт чарасы узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Төп мәйданчык «Урам»экстрим-паркы булачак. «Спорт белән шөгыльләнү – МХО ветераннарын тернәкләндерүнең иң мөһим аспектларының берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, республикада бу көннәрдә МХОдә катнашучылар һәм ветераннар арасында «Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы»на турнирлар уза. Кубок волейбол, футзал, кул көрәше, өстәл теннисы, ядрә белән ату һәм йөзү буенча ярышларны үз эченә ала. Аерым алганда, йөзү буенча ярышлар Әлмәттә узган, өстәл теннисы буенча - Байлар Сабасында, нард буенча бүген Казанда узачак. Ярышларның финалы сентябрь башында узачак, Рөстәм Миңнеханов барлык турнирларны да югары оештыру дәрәҗәсендә уздырырга кушты.
Аннары Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, иртәгә һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көнен ветераннар һәм төзелеш өлкәсе хезмәткәрләре билгеләп үтәчәк. Ул искәрткәнчә, төзелештә 86 меңнән артык кеше мәшгуль, бу тармак ел саен тотрыклы икътисадый үсеш күрсәтә. Соңгы биш елда төзелеш күләме 2,5 мәртәбәгә артты, диде Рөстәм Миңнеханов, бу биш ел эчендә 15 млн. кв. метр торак төзелде, дүртенче ел рәттән төбәктә 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. шуның нәтиҗәсендә Татарстанда яшәүче 610 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Бу чорда республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында республика шәһәрләрендә һәм районнарында 22 меңнән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, мондый күләмнәргә без ил Хөкүмәте һәм ил Президенты Владимир Путин ярдәменнән башка ирешә алмас идек, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул төзүчеләргә аларның хезмәтләре, шул исәптән яңа төбәкләрдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 1 сентябрьгә һәм яңа уку елы башланырга санаулы көннәр кала, диде аннары Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, быел 521 меңнән артык укучы мәктәпләргә белем алырга киләчәк, шул исәптән 49 меңнән артык беренче сыйныф укучысы. Бөтен республика буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» гамәле старт алды. 2025 елда мәктәп автобуслары паркы 140 берәмлек белән тулыланачак, диде Рөстәм Миңнеханов һәм 6 августта республиканың мәгариф учреждениеләренә мәктәп автобусларының чираттагы партиясе тапшырылуын искәртте.
Республикада мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә, агымдагы елда илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында 213 мәгариф объектына капиталь ремонт ясала, шул исәптән 33 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 12 уку бинасы, 74 азык-төлек блогы. Шулай ук 5251 укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәп төзелә, шул исәптән өч өстәмә корпус, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе.
Ул барлык җаваплы ведомстволарга барлык объектларда төзелеш эшләрен сыйфатлы башкаруны һәм вакытында тәмамлауны тәэмин итәргә һәм иң мөһиме – мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тәэмин итәргә кушты.