Татарстан Рәисе: Татарстанда урман хуҗалыгына гадәттәгечә аерым игътибар бирелә

08.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Евгений Марков һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Федераль ведомстволар җитәкчеләре Казанга Урманнарны торгызу һәм урманнар үрчетү буенча бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу өчен килгәннәр.

Очрашу кысаларында яклар урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак проектларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда урман хуҗалыгына гадәттәгечә аерым игътибар бирелә. Республика мәйданының 17%тан артыгы урманнар белән капланган. Бүген урман тармагында 2300дән артык кеше эшли.

«Аларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә бездә ел саен меңнәрчә гектар урман утыртмалары булдырабыз, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән саклауны тәэмин итәбез», - дип билгеләп үтте республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.