Татарстанга Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Малайзия солтаны Россиягә беренче рәсми визиты кысаларында Казанга килде. Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде.