Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев барында Түбән Кама белән Якутск арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турында меморандум имзаланды

26.08.2025

Бүген Түбән Кама (Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе) һәм Якутск (Саха (Якутия) Республикасы, Россия Федерациясе) шәһәрләре арасында кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы меморандум имзаланды.

Имзалау тантанасы Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Документка Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы ягыннан Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев һәм Якутск шәһәре округы администрациясе ягыннан «Якутск шәһәре» шәһәр округы башлыгы Евгений Григорьев имзаларын куйдылар.

Документ Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев барында имзаланды.

Кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру ике якның да шәһәрләрен үстерүне, үзара аңлашуны ныгытуны күздә тота, ике як арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина