Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 ачылышында: Аралашу, тәҗрибә уртаклашу хезмәттәшлекне ныгытырга һәм нефть-газ химиясендә яңа проектлар булдырырга ярдәм итәчәк

26.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 катнашучыларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Форумны ачу тантанасы бүген иртән «Казан Экспо» ХКҮдә узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе форумы нефть-газ тармагының иң масштаблы халыкара чараларының берсенә әверелде һәм ул нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә.

Быел форум аеруча зур әһәмияткә ия - ул «Татнефть» компаниясе оешуга 75 ел тулуга багышланган. Бу компания Татарстанның нефть-газ тармагы флагманына һәм инновацион үсеш символына әверелде.

Бүген нефть- газ химиясе комплексы тирән трансформация этабын уза, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, без технологик яңарту, яңа үсеш нокталарын эзләү һәм тотрыклы үсешне тәэмин итү алдында торабыз. Нәкъ менә шушы мәсьәләләр – тармакның әйдәп баручы экспертларын һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен, эре компанияләр җитәкчеләрен җыйган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы фикер алышу үзәгендә, диде Татарстан Рәисе.

Бүген чарада катнашучылар арасында - Бәхрәйн Корольлегеннән, Сербия Республикасыннан, Катар Республикасыннан, Мисыр Республикасыннан, Мавритания Республикасыннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Беларусь Республикасыннан, Казахстан Республикасыннан һәм Төрекмәнстаннан кунаклар бар.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашулары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

"Ышанам ки, ачык әңгәмә, тәҗрибә уртаклашу һәм уртак эш безгә хезмәттәшлекне ныгытырга һәм киләчәк буыннар өчен нефть-газ химиясендә яңа проектлар булдырырга ярдәм итәчәк", - дип белдерде ул.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, үз чиратында, ассызыклаганча: заманча чынбарлыкта нефть-газ химиясе комплексының үсешен үз технологик торышын формалаштырмыйча күз алдына китерү кыен. Ул нефть-газ химиясе машина төзелешенә игътибар итте, узган ел аның күләме өчтән бер өлешкә арткан. Шуның белән бергә җиһазлар китерү географиясе дә артты.

Михаил Иванов Татарстан җитәкчелегенә халыкара форумны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Оештыручылар бай эшлекле программа әзерләделәр. Планлаштырылган түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр нефть-газ химиясе үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак.

Махсуслаштырылган күргәзмәдә Россия Федерациясенең 20дән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән ике йөзгә якын алдынгы тармак компаниясе катнаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина