Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашында: Газпромбанк Татарстан базарында 15 елдан артык эшли

26.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты. Чара «Евразия кооперациясе архитектурасы: нефть-газ химиясендә хезмәттәшлекнең яңа форматлары һәм бизнес өчен перспективалар» темасына багышланган һәм Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 кысаларында узды.

Искәртәбез, бүген Татарстан нефть–газ химиясе форумы-2025 («Казан Экспо» ХКҮ) ачылды.

Эшлекле иртәнге ашның модераторы ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды. Ул искәрткәнчә, Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашы Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2025 кысаларында өченче мәртәбә уза, һәм монда һәрвакыт иң актуаль мәсьәләләр карала.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы бүген илнең сәнәгать үсешенең нигезе булып тора. Дмитрий Зауэрс сүзләренчә, мөһим бурыч – илнең технологик суверенитеты, ә моның өчен үз технологияләреңне булдыру өстендә эшләргә кирәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле иртәнге аш барышында ассызыклаганча: 15 елдан артык Татарстан һәм Газпромбанк, республиканың икътисади потенциалын ныгытып, хезмәттәшлек коралар.

"Газпромбанк - Татарстан базарында 15 елдан артык булган иң эре банк структураларының берсе. Банк икътисад үсешен, кредит бирүне, халыкка хезмәт күрсәтүне тәэмин итә", - дип сөйләде ул.

"Бүген без алга таба барабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.  - Иң мөһиме - инновацион юнәлешләр. Без уртак фонд булдырдык, ул проектларга ярдәм итүгә җитди мөмкинлекләр бирәчәк. Икенче юнәлеш - Газпромбанк ислам финанславын үстерү өлешендә безнең партнер булып тора".

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ислам банкингы кебек инструментлар әлегә илебездә кулланылмый.

Татарстан Рәисе кичә банк җитәкчелеге белән очрашуы турында сөйләде, анда хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. "Мөмкинлектән файдаланып, мин хезмәттәшләремә мондый системалы һәм планлы эш өчен рәхмәт белдерәм", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чарада катнашучыларга барлык финанс башлангычларында уңышлар, уңай багланышлар теләде.

Газпромбанкның иң эре клиентлары арасында «КАМАЗ», «Сибур» һәм «Ак Барс Холдинг» кебек Татарстан компанияләре бар, аларның проектлары технологик алга китеш һәм инвестицион җәлеп итүчәнлек символына әверелде.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина