Рөстәм Миңнеханов: Казан республика икътисадына зур өлеш кертә

24.02.2021

Бүген Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Хисап нотыгы белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан республика икътисадына зур өлеш кертә. 2020 елда республика башкаласында тулаем төбәк продуктының өчтән бер өлеше формалаштырылган. Президент Казанда сәнәгать секторы үсешен билгеләп үтте. Узган ел "Казаноргсинтез" да җитештерүне масштаблы модернизацияләү башкарылган. С.П. Горбунов  исемендәге Казан авиация заводында. состоялся полет первого опытного Ту-160М ракетоносец-бомбардировщигының беернче сынау очышлары уздырылган.  «Казан сөт комбинаты», «Тасма», «Казан вертолет заводы», «Химград» технопаркы инвестпроектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Пандемия аркасында кертелгән чикләүләр кече бизнеска җитди йогынты ясады, дип билгеләп үтте Президент. Кунакчыллык, туризм, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәсенә аеруча авыр туры килде. Шуңа бәйле рәвештә дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары күрелде. Рөстәм Миңнеханов пандемиянең Интернет-сәүдә үсешенә көчле этәргеч бирүенә игътибар итте. Бүген электрон коммерция сату базарын тиз киңәйтү мөмкинлеге бирә, бу кече һәм урта бизнес өчен аеруча актуаль.

ТР Президенты сүзләренчә, төп бурычларның берсе – гражданнарның керемнәрен арттыру һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү. Казанда уртача хезмәт хакы күләме республикада иң югарылардан булуга карамастан, шәһәрнең 241 предприятиесендә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләү фактлары билгеләнгән. «Гражданнарның керемнәре үсешен тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов шәһәр җитәкчелегенә.

Ул ассызыклаганча, республика социаль юнәлешле программаларның берсен дә кире какмады. Быел 44 программа планлаштырылган. Шул исәптән юл эшләре юнәлешләре дә сакланачак. Иң мөһим проектлар арасында Президент М-12 автомагистрале төзелешен билгеләп үтте, аны гамәлгә кертү Казаннан алып Мәскәүгә кадәр булган юл вакытын 6,5 сәгатькә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь комплекс мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. ТКХ темасы буенча узган ел казанлылардан ТР Президенты Аппаратына – 3,5 мең, республиканың торак инспекциясенә – 8,5 мең, «Халык контроле» системасына 4 мең мөрәҗәгать кергән. Шәһәрлеләр карны вакытында җыештырмау турында мөрәҗәгать итәләр. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, кар яву илнең башка субъектларында да кыенлыклар тудырган. Шәһәр хезмәтләренең матди-техник базасын ныгыту өчен республика муниципалитетларга коммуналь техника буенча ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук шәһәр җитәкчелегенә җәмәгать транспортының сыйфатлы эшен оештырырга кушты.

Казан агломерациясен үстерү, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, республика башкаласы өчен мөһим. «Шәһәр яны территорияләрендә индустриаль парклар һәм җәлеп итү нокталары булдырырга, эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк. Нигездә, шәһәр яны кешеләре Казанга эшкә йөри. Әгәр без Казан тирәсендә эш урыннары, социаль инфраструктура булдырсак, шәһәрне автомобильләрдән шактый бушатачакбыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Пандемия мәгариф системасы өчен дә җитди сынаулар китерде. Яңа уку елында дистанцион укытуны булдырмас өчен барлык чаралар да күрелгән. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә коронавирусны профилактикалау чараларын үтәргә, шулай ук балаларны мәктәпләрдә сыйфатлы ризык белән белән тәэмин итәргә һәм туган телләрдә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү буенча эшне активлаштырырга чакырды.

Гаилә белеменең киң таралган формасы да игътибарны таләп итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда бүген 881 бала өйдә белем ала. Нигездә, бу дини карашларга бәйле. Президент ассызыклаганча, мондый форма рөхсәт ителә, әмма белем бирүнең сыйфатын киметүгә һәм балаларны җәмгыятькә кертүгә бәйле проблемаларга китерә. Ул мондый гаиләләргә федераль стандартларга туры килә торган дини компонентлы мәгариф учреждениеләре рәвешендә альтернатива бирергә тәкъдим итте.

ТР Президенты искә төшергәнчә, 2022 елда Казанда Бөтендөнья кышкы Олимпиадасы узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу Уеннарның мөһим мирасы –сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртү, аларны социаль, мәдәни һәм спорт тормышына уңай кертү.

Ахырда, депутатлар корпусына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов халык белән кара-каршы даими сөйләшүләр алып барырга һәм тәнкыйтькә игътибарлы булырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.