Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары Казанда 2025 елның 3 декабреннән 5 декабренә кадәр уза. Парламентарийлар Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү, гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә өлкәсенә канун яңалыкларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының пленар утырышы узды. Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару собраниеләре рәисләре катнашты.
Пленар утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Ул, аерым алганда, ассызыклаганча, закон чыгаручылар Советы – ачык һәм конструктив диалог, закон чыгаруның актуаль мәсьәләләре буенча бергәләп нәтиҗәле хәл ителешләр эзләү өчен мөһим мәйданчык.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2025 елның июнендә «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон үз көченә керде. Татарстан һәм федерациянең башка субъектлары әлеге проектны эшләүдә актив катнаштылар.
"Без ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калганы өчен рәхмәтле. Беләм, Россия Федерациясенең кайбер субъектлары, шул исәптән Идел буе федераль округыннан да, ике дәрәҗәле системаны саклый, икенчеләре бер дәрәҗәле системага күчте. Бу территорияләрнең реаль ихтыяҗларын чагылдыра торган төрле алымнарны һәм төбәк үзенчәлекләрен ачык күрсәтә».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан җитәкчелеге җирле депутатларга таяна. Республикада барлыгы 7,5 мең муниципаль депутат эшли. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция шартларында урыннарда кадрларга ихтыяҗ зур.
"МХО кысаларында урыннарда кадрлар кирәк, - диде ул. - Муниципаль хакимият халыкка якынрак булырга тиеш».
Татарстан Рәисе үзенең республиканың өч муниципаль районында төрле вазыйфаларда эшләү тәҗрибәсе булуын искәртте. "Шуңа күрә мин җирлек дәрәҗәсен бик мөһим дип саныйм. Ләкин һәркемнең үз алымнары, минем каршылыкларым юк", - дип өстәде ул.
Кагылган тагын бер актуаль тема - эчке туризмны үстерү. "Сәяхәтчеләр өчен заманча туризм проектлары һәм цифрлы сервислар Россиянең бай мирасы белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр ачып кына калмый, ә төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенә дә ярдәм итә. Уникаль мәдәни һәм табигый объектларны популярлаштыру һәм заманча инфраструктураны үстерү эчке туризмны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Туристлар агымын арттыру гына түгел, һәр кунак безгә кире әйләнеп килерлек шартлар тудыру да мөһим», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
«Бу мәсьәләләрдә системалы эш кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Кешеләргә хәзер яңа хис-тойгылар кирәк. Россиядә кызыклы урыннар җитәрлек, чит илгә бару мәҗбүри түгел».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген илдә яхшы туризм нфраструктурасы булдырылган.