Бүген СИБУР составына керүче "Түбән Кама нефть химиясе"ндә киләчәктә җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУР Идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов үткәрде.
Чара "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең завод идарәсе бинасында узды, анда элек колачлы реконструкция үткәрелгән иде.
Киңәшмә барышында Татарстан Рәисенә хәбәр итүләренчә, СИБУР «Түбән Кама нефть химиясе»ндә ике яңа җитештерү төзиячәк: этилбензол һәм стирол җайланмасы, шулай ук полистирол җайланмасы. Полистирол әлеге чылбырның соңгы продукты булачак. Проект куәте: елына 350 мең тонна этилбензол, 400 мең тонна стирол һәм 250 мең тонна полистирол. Алар өчен чимал ЭП-600 комплексы продукциясе булачак, ул быел ук беренче тонна продукция чыгарачак. Әлеге проектлар Россия базарының үз-үзен тәэмин итүенә берьюлы ике төрле заманча синтетик материаллар: полистирол һәм АБС-пластиклар буенча чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
Бүген җайланмалар һәм материаллар китерү буенча контрактлар төзелә – аларга Россиядән һәм дустанә илләрдән машина төзүчеләр һәм җитештерүчеләр җәлеп ителәчәк. 2025 елда мәйданчыкта төзелеш эшләре башлана. Механик әзерлеккә ирешү һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре 2028 елга планлаштырылган. Төзелештә эшләрнең иң югары ноктасына җиткәч, 7,2 меңгә кадәр белгеч җәлеп ителәчәк.
Шулай ук Татарстанда гексен җитештерү заводы төзелеше локальләштерелгән – элек ул илгә импорт буенча гына китерелгән тагын бер продукт. Төзелеш 2022 елда башланган. СИБУРның үз технологиясе буенча төзелә торган корылманың проект куәте елына 50 мең тонна. Аның өчен чимал ЭП-600 белән этилен булачак. Җитештерүне 2025 елда башлау планлаштырыла, бу Россиянең нефть химиясе тармагының полиэтиленнарның үзлекләрен яхшыртучы компонентка ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәчәк.
СИБУРның инвестиция портфелендә булган һәм хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган проектларның гомуми бәясе 1,7 трлн сум тирәсе. Түбән Кама - бу инвестицияләрнең төп үзәкләренең берсе.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында кадрлар, шул исәптән чит ил белгечләре әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Мәгариф блогы стратегик яктан бик мөһим. Техникумнар, ресурс үзәкләре -без сезнең белән бергә кирәкле белгечләр әзерләргә тиеш. „Алабуга-Политех“ның бик уңай мисалы бар, анда грамоталы эш форматы төзелгән», - дип ассызыклады ул.
Киңәшмә барышында Түбән Камада һәм Казанда хезмәт шартларын яхшырту буенча СИБУРның колачлы программасын да карадылар. Төп юнәлешләр арасында 20 елдан артык яңартылмаган предприятиеләр инфраструктурасын реконструкцияләү. Түбән Камада - 11 бина, аларда заманча һәм уңайлы офис эш урыннары, киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, ашханәләр, ашау һәм психологик бушану бүлмәләре урнашачак. Шулай ук планнарда ике сәнәгать зонасын тоташтыручы Соболековская урамын төзекләндерү.
Түбән Камада программага инвестицияләр күләме 10 млрд сумнан артып китә. Проектны 2026 елда тәмамлау. 12 гектардан артык территориядә эш барышында беренче һәм икенче сәнәгать зоналарының керү төркемнәре һәм алар тирәсендәге киңлек кардиналь рәвештә үзгәрәчәк. Беренче сәнәгать зонасында төп корпус булган А1 корпусының иске завод идарәсе бинасын реконструкцияләү тәмамланган инде. Биредә предприятиегә һәм бөтен Түбән Камага нигез салучы Николай Васильевич Лемаев кабинеты урнашкан. Яңа урынның сыйдырышлылыгы ике тапкыр артачак һәм 400 эш урыныннан артып китәчәк. Шулай ук 800дән артык хезмәткәр өчен 2 нче сәнәгать зонасында 583 корпусын реконструкцияләү тәмамлана.
Территорияне төзекләндерү кысаларында яңа тукталыш павильоны төзелә, парковка урыннары яңартыла, җәяүлеләр челтәре һәм велосипед юллары челтәре үсеш ала, уңайлы ял зоналары төзекләндерелә, яшелләндерү үткәрелә.