Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Эшлекле элемтәләрне ныгыту, китап индустриясе базарын үстерү, китап укуны популярлаштыру буенча чаралар турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Сергей Степашин «Россиянең әдәби флагманы» фестивале чараларында катнашу өчен Казанда (2024 елның 23-25 маенда).
2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы «Россиянең әдәби флагманы» исемен алды һәм иң китап укучы төбәк дип игълан ителде. Татарстанга «Күчмә китапханә» проекты җиңү китерде.
Элегрәк ММЧда Казан федераль университеты (КФУ) һәм Россия китап берлеге китап укуны популярлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаган дип хәбәр ителгән иде.