Рөстәм Миңнеханов: нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелешенең иң җаваплы чоры килеп җитте

01.04.2010

Бүген "ТАНЕКО" ААҖендә нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелеше буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнехановны төзелеш мәйданында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, "Татнефть" компаниясенең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "ТАНЕКО" ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов озатып йөрде.

Штаб утырышында март нәтиҗәләре һәм 2010 елның апреленә куелган максатлар белән таныштырып Хәмзә Баһманов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, мартта башкарылган эшләр күләме февраль дәрәҗәсендә калган. "НПФ "ЭИТЕК" ҖЧҖ, "ЭСКОРТ" ҖЧҖ, "Электрощит" ЯАҖ билгеләнгән планнарны 100%ка үтәде, "Камэнергострой" ААҖ һәм "Татстрой" ААҖ күрсәткечләрен яхшыртты.

Март аенда проектта башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең күләме 2,1 млрд. сум тәшкил иткән. Хәмзә Баһманов сүзләренчә, башкарылган эшләрнең күләме соңгы айларда ай саен 4%ка арта килә. Графикны үтәү өчен, бу күрсәткечләрне икеләтә арттырырга кирәк.

Башкарылган эшләргә хисап тотып һәм апрельгә куелган максатлар белән таныштырып "ВНИПИнефть" ААҖ җитәкчесе Владимир Капустин, "Камаглавстрой" ААҖ җитәкчесе Валерий Самилов, "ИНВЭНТ" ҖЧҖ җитәкчесе Илбәк Сафаев чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов Комплекс төзелешенең алдынгы максатларын билгеләде. Ул проект-смета документациясен әзерләү эшен тизәйтергә таләп итте. Шулай ук, килеп туа торган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү өчен, проект җитәкчеләре һәрдаим төзелеш мәйданында булырга тиеш.

"ТАНЕКО" төзүчеләренең саны соңгы айларда тотрыклы рәвештә арта. Гыйнварда ул 5 мең булган булса, март аенда ул инде 7 меңгә җиткән. Проектка өстәмә ресурсларны җәлеп итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Хезмәт хакы, торак, ризык белән тәэмин итү һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре хәл ителгән инде.

"Комплекс төзелешенең иң җаваплы чоры килеп җитте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Куелган максатларга ирешер өчен, барлык ресурсларны хәрәкәткә китерергә кирәк". Ул проектта катнашучыларны бердәм команда булып эшләргә чакырды һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә һәрьяклап ярдәм итәчәген ассызыклады.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, "ТАНЕКО" ААҖ матбугат хезмәте.