Былтыр гомуми юрисдикция (ТР Югары Суды, шәһәр һәм район судлары, мировой судлар) судлары 728 мең 397 эшне караган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Бу хакта бүген Казанның “Гранд отель Казан” кунакханә комплексында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган ТР судьялары конференциясендә төп доклад белән чыгышы ясаган Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, һәр эштә ике заттан да ким булмаган. Шул рәвешле, һәр өченче татарстанлы судопроизводство орбитасына эләккән.