Фәрит Мөхәммәтшин: “Югары Ослан районы Казанга якын булуы белән күп өстенлекләргә ия”
20.02.2012Бүген район депутатлары 2011 елда Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2012 елга планнар буенча фикер алыштылар. Муниципаль вәкиллекле органының хисап утырышында ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Башкарма комитет җитәкчесе Марат Зиатдинов доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган ел районда 1,8 млрд. сумлык тауар җитештерелгән һәм эш башкарылган, 2010 ел белән чагыштырганда 169,4 процент тәшкил итә.
Районда терлекчелек өлкәсенә “КВ-Агро” ААҖ эре авыл хуҗалыгы предприятиесе эш күрсәткечләре йогынты ясый.
Марат Зиатдинов сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы җирләренең ташландык хәлдә булуы борчый. Хәзерге вакытта андый җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару мәсьәләсе гамәлгә куела, дип аңлатып үтте ул.
Авылда шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә килгәндә, 2011 елда районда яшәүче 15 кеше үз эшләрен ачуга дәүләт ярдәме алды, дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе. Муниципаль район сайтында инвестицияләр җәлеп итеп үз эшен ачарга теләүчеләр өчен инвестиция мәйданчыклары реестры урнаштырылган. “Кызганычка каршы, шәхси бизнес белән шөгыльләнергә теләүче югарыосланлыларның күбесе сәүдә нокталары ачу белән генә кызыксына”, - дип борчылуын белдерде Марат Зиатдинов.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында муниципаль башкарма комитет җитәкчесенә районда туучылар һәм үлүчеләр саны (узган ел 182 сабый дөньяга аваз салган, ә 324 кеше үлгән) арасындагы зур аерманың сәбәпләре турында сорау бирде. Марат Зиатдинов сүзләренә караганда, халыкның кимүе яшьләрнең районнан китүе белән бәйле, чөнки туган якта төпләнеп калу өчен стимул юк.
Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Югары Ослан районының Казанга якын булуы белән күп өстенлекләргә ия булуын ассызыклады. “Сез курорт зонасында яшисез, күпләрнең Югары Осланга омтылуы очраклы түгел, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Биредә экология яхшы, һава чиста. Мәдәни тормышка килгәндә, яшьләр Казанга килеп спектакль карый һәм башка чарада катнаша ала”.
Дәүләт Советы Рәисе муниципаль җитәкчелеккә яшь кадрларны районда калдыру өчен барлык көчләрен куярга тәкъдим итте. Мисал өчен, авылда калучы яшь табибларга федераль үзәктән 1 млн. сум, ә Татарстаннан 100 мең сум бүлеп бирелә.
Парламент җитәкчесе эре инвесторларның фермаларында мөгезле эре терлек саны сизелерлек кимүгә аптыравын белдерде. Ул тагын бер тапкыр республика Югары Ослан районының башкалага якын булуын билгеләп үтте. “Сез һәрвакыт авыл хуҗалыгы тауарын сату өчен базарга килә аласыз”, - дип ассызыклады ул.
Авыл җирлекләре башлыкларына ярдәм итү дәвам итә, аларны транспорт белән тәэмин итү эше төгәлләнә, хезмәт хаклары күтәрелде, ноутбуклар бирелде, дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе. – Сезнең кебек авыл хуҗалыгы районында шәхси хуҗалыкларның кинәт артуын көтәбез. Шәхси хуҗалыкларын үстерергә әзер булган авылдашларны игътибарга алырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте авыл җирлекләре башлыкларына Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты сайлаулары темасын кузгатып, републиканың һәм гомумән илнең тотрыклы һәм ныклы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган карар кабул итәргә чакырды.
Муниципаль совет утырышында шулай ук ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР да кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сария Сабурская һәм башка рәсми затлар катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә банкрот хәлендә калган “Надежда” ҖЧҖнә кагылышлы сорауларга җавап бирде. “Предприятиене банкротлыктан чыгаруның иң яхшы юлы – бурычларны түләп бетереп, яңа эшчәнлек башлау, хуҗалар яки пайчылар белән инвесторлар җәлеп итеп яңа бизнес җайга салу, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Бу эшне озакка сузмаска кирәк дип кисәттем. Район прокурорын да банкрот процессын контрольгә алуын сораган идем.
Башкарма комитет җитәкчесе Марат Зиатдинов “Надежда” ҖЧҖндә хәл үзенчәлекле дип билгеләп үтте. “Инвестор терлекчелекне генә түгел, ә үсемлекчелекне дә бетергән, дип кыскача сөйләде ул. – Шуңа күрә хәзер банкрот процедурасы белән бергә дәүләт җирләрен алу белән дә шөгыльләнәбез. Яңа инвестор эзлибез, якынча килешүләр дә бар”.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге