Фәрит Мөхәммәтшин: “Урыннардан закон инициативаларын күбрәк көтәбез”
12.09.2012Бүген Казанда республика шәһәрләре һәм районнары җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатлары өчен “Законодательная инициатива: теория и правоприменительная практика” темасына багышланган семинар узды. Семинарны оештыру инициативасы белән “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте чыкты һәм оештырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин семинарда катнашучылар белән бүгенге очрашуга нәтиҗә ясады.
“Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең муниципаль актив вәкилләре лекция һәм чыгышлар тыңлады, закон инициативаларын эшләү буенча тренингта катнашты, Дәүләт Советы депутатларына һәм юрист-экспертларга әлеге тема буенча сораулар бирде.
“Бүгенге семинарның максаты - җирле совет депутатларына муниципаль тормыш белән бәйле мәсьәләләрне закон буенча көйләү мөмкинлеген күрсәтү, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без, парламентарийларны бу нык борчый. Җирле үзидарә органнарына закон инициативасы хокукы биреп, без сез активрак эшләрсез дип өметләнгән идек”.
“Сез территорияләрдә тормышны ничегрәк оештырырга кирәклеген яхшырак беләсез, шуңа күрә үз тәкъдимнәрегезне яудырыгыз, тәнкыйть белдерегез – ул сезнең хокук, - дип мөрәҗәгать итте җирле совет депутатларына Фәрит Мөхәммәтшин. - Оялырга һәм куркырга кирәкми. Бүген сез яхшы гына эшләдегез һәм бүгеннән сезнең активлык артыр дип уйлыйм”.
Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, хакимиятнең җирле органнары эшчәнлегендә , шул ук вакытта закон иҗат итүдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы координацияләүче роль уйный.
Фәрит Мөхәммәтшин “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, яңа сәяси сезон башлану белән бәйле мәсьәләләргә игътибар юнәлтте. Иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итә һәм республика парламентының чираттагы сессиясе узачак, дип искәртте ул.
Өстәмә сайлауларга әзерлек тулы көченә бара. Хәзерге вакытта “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре участок сайлау комиссияләрен формалаштыруда актив катнаша, дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. Парламент җитәкчесе үз чыгышында республика иҗтимагый һәм сәяси тормышының башка актуаль мәсьәләләренә тукталды.
Семинарда ТР Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Советы Аппараты, ТР Прокуратурасы, РФ һәм ТР Юстиция министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре, ТР Муниципаль берәмлекләре советы, республика Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге