Фәрит Мөхәммәтшин "Безнең йорт - Татарстан" республика этнофестивалендә катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итте

04.11.2012

Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында “Безнең йортыбыз – Татарстан” республика этномәдәни фестиваленың йомгаклау концерты уздырылды. Хәер, концертка кадәр үк тә кунаклар әлеге игелекле йортның төрле катында урнашкан милли-мәдәни мохтариятләрнең иҗат коллективлары башкаруында төрле халыклар җырларын тыңлап хозурлана алды. Концертны исә РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин җыры белән башлап җибәрсә, чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылганга, халык алдына рәсми сүз белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты.

Республика җитәкчелеге исеменнән ул Татарстанның күп милләтле халкы вәкилләрен – ТР халыклары ассамблеясына берләшкән милли-мәдәни бергәлекләрнең җитәкчеләрен һәм аларның вәкилләрен, ТР Конституциясенең 20 еллыгына багышлап уздырылган халыкара фәнни-гамәли конференциягә килгән чит ил кунакларын, Европа Советының төбәк һәм җирле хакимиятләр конгрессы шәрәфле президенты Кейт Уитнерны сәламләде. “Үзара аңлашудан, бер-береңә ышаныч белән караудан да әһәмиятлерәк берни юк, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген, XXI гасырда, туган телен өйрәнүдә, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны, республиканың күп теллелеген саклап калуда кеше һәм гражданнар хокукларын, милләтләр хокукын, халыклар хокукларын игълан иткән беренче һәм үтә кадерле, үзе язган Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп үтә торган Татарстаныбыз алга таба да бу үтә кыйммәтле байлыкны сакласын, арттырсын, дип бик теләр идем”, - диде республика Парламенты Рәисе.

Милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләрен толерантлык һәм республика халыклары арасында урнаштырылган дуслык өчен Ф.Мөхәммәтшин рәхмәт белдерде. “Без - республикабызда яшәүче төрле халыкның бердәм гаиләсе”, - дип басым ясап әйтте ул, һәм кунакларга тынычлык, мәрхәмәтлелек, үзара килешеп яшәүне теләде.

ТР Мәдәният министрлыгы белән республиканың “Татарстан халыклары ассамблеясы” иҗтимагый оешмасы гамәлгә куйган фестивальның йомгаклау концертында “Вайнах” чечен-ингуш, “Эхо Кавказа” грузин бию коллективлары чыгышлары тамашачыларны дәртләндерде, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле, шулай ук мордваларның “Умарина”, мариларның “Кна вел” фольклор ансамбльләре күңелләрне милли моңнарга салып иркәләде. Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” Казан дәүләт фольклор ансамбле һ.б. коллективлар җыр-биюләре дә тамашачының игътибарыннан читтә калмады.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге