Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды
03.11.2012Бүген Буада Буа-Лощи участогының 112 нче километрында тоннель тибындагы юлүткәргеч ачылышы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Юлүткәргеч тимер юл һәм район әһәмиятендәге IV категорияле автомобиль юлы киселешендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәр өчен төзелгән. Юлүткәргечнең озынлыгы – 25,25 м, юлүткәргеч астында юлның киңлеге 9 м. Төзелеш 2011 нче елның августында башланган. Җирле халык билгеләп үткәнчә, юлүткәргеч барлыкка килгәнче, тимер юл аша чыгу өчен сәгатьтән артык вакыт торырга туры килгән.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов юлүткәргеч төзелешендә катнашкан барлык кешегә рәхмәтен җиткереп, юлүткәргечнең төп бурычы күпсанлы халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүдән гыйбарәт булуын билгеләп узды.
Ачылыш тантанасында шулай ук юлүткәргеч төзелешендә катнашучыларга ТР атказанган төзүчесе мактаулы исемнәре бирелгән.
Җирле халык сүзләренә караганда, бу юлүткәргеч экологик, икътисади, социаль проблемаларны хәл итә.
Визит кысаларында республика башлыгы Комсомольская урамындагы 18 катлы торак йортны караган, “Сельские клубы” республика программасы буенча төзелгән Черки-Гришино авылындагы мәдәният үзәгендә, Бакый урманче йорт-музеенда булган. Танылган скульптор бу авылда туган һәм анда 10 ел яшәгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте