Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны били. Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Россия буенча Росстат агымдагы елның 10 ае өчен ясаган нәтиҗәләрне белдерде.