2013 елгы Универсиаданың рәсми теркәлгән флагы пәйда булды

01.12.2012

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында РФ Президенты каршындагы Геральдия совете белән ТР Президенты каршындагы Геральдия советының тантаналы уртак утырышы узды. Анда Универсиада һәм Универсиада авылы, шулай ук Татарстан муниципаль районнарының ике берлеге флагларын РФ Дәүләт геральдия регистрына һәм ТР Геральдия реестрына кертү турындагы таныклык тапшырылды.

Утырыш РФ дә Россия тарих елына һәм республикада Тарихи-мәдәни мирас елына, шулай ук Геральдия конторасы ачылуга 290 ел, Россиядә Геральдия хезмәтенә 20 ел, ТР Президенты каршындагы Геральдия советына 10 ел, ТР Дәүләт гербына 20 ел тулуга багышланган.

ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны сәламләде. Аның сүзләренә караганда, геральдия символикасында тарихи үсеш, милли-мәдәни, халык һәм дәүләт традицияләре чагыла.

“Без республиканың беренче флагын саклыйбыз”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин 1920 елда пәйда булган Татарстан символы турында сөйләгәндә.

Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге алдында республика гимны текстын булдыру бурычы тора. “Бу эш бигрәк тә җәйге Универсиадага әзерлек чорында активлашты. 150дән артык ил гимны белән бергә безнең тормышны, киләчәкне чагылдырган республика гимны да яңгыраячагына ышанам”, - дип ассызыклады ул.

Чарага РФ Президенты Геральдия советы рәисе урынбасары Александр Цветков килде. “Геральдика дәүләт хакимияте органнарының төп кызыксыну өлкәсе булмавын яхшы аңлыйбыз, әлбәттә, дәүләт һәм республика тормышы өчен җитдиерәк, киңкүләмле һәм мөһимрәк бурычлар бар. Шулай да без геральдиканың гомумән, җәмгыятьтә була торган процессларның индикаторы булуына ышанабыз”, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рязань һәм Тверь өлкәләре белән бүгенге көндә геральдия эшләренең база мәсьәләләре хәл ителгән өч төбәкнең берсе булып тора, дип белдерде.

Дәрәҗәле кунак республика Дәүләт Советы Рәисе белән бергә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном советның генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйровка универсиада флагын, Универсиада авылы-студентлар шәһәрчеге мэры Фәридә Габдулганиевага Универсиада флагын, Свияжски дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директорына Яшел Үзән муниципаль районы Свияжски авыл җирлеге гербы һәм флагын, Бөгелмә муниципаль районының Карабаш шәһәр тибындагы бистә гербы һәм флагын бистә башлыгы Антон Михайловка РФ Дәүләт геральдия регистрына һәм ТР Геральдия реестрына кертү турындагы таныклыклар тапшырылды.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “7 дней” тапшыруы җитәкчесе Михаил Любимовка ТР муниципаль районнарының рәсми символларын популярлаштырган очен ТР Президенты каршындагы Геральдия советы Рәхмәт хаты тапшырылды. Чара кунаклары да геральдиканы үстерүгә өлеш керткән очен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнелде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча