Яңалыклар

24.12.2012
Бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсеш советы президиумы утырышын уздырды.
24.12.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил хәзрәт Гәйнетдин белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә, Россия мөфтиләр Советында үтте.
24.12.2012
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы уза. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, сессиянең көн тәртибенә 31 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының 18 закон проекты, федераль закон проектлары һәм РФ субъектларының закон чыгару инициативасы бар.
22.12.2012

Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген татар жыры тантана итте: татар эстрадасы тормышында ел дәвамында көтеп алына торган иң кәттә җыр бәйрәме – “Татар җыры-2012” телевизион эстрада фестивале, Айдар Галимов җырындагыча бер мизгел кебек үтте дә китте. Шулай итеп, бүген татар эстрадасы йолдызлары ел азагында зур сәхнәдә сынау тотып, агымдагы елда иң зур популярлык казанган җырчылар һәм җырлар игълан ителде. Фестивальне тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды. 

21.12.2012
Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының 25 нче утырышында район башлыгы Сергей Батинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Бу аның ТР башкарма хакимияте вәкиле итеп РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы вазыйфасына сайлануы белән бәйле. Бу утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
21.12.2012
Бүген Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советы утырышында ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшинга IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
21.12.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты.

21.12.2012

Бүген ТР Хөкүмәт йортында iCarnegie Global Learning һәм Иннополис ИТ-университеты килешү турында меморандум имзалады. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

20.12.2012

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча РФ ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты. Җыелыш Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды һәм Россия төбәкләренең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлегенә багышланган иде.

20.12.2012

“Республиканың, илнең киләчәге профессионаллардан тора. Сезнең һәркайсыгыз кимендә бер, ә иң яхшысы, берничә юнәлештә яхшы белгеч булырга тиеш”. “Кадрлар резервы” республика проектының төрле еллардагы финалистлары һәм быелгы катнашучылары белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты. Анда сәләтле яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, министрлык-ведомстволарда практика узуның барышы, проектта катншучыларны эшкә урнаштыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Битләр: << 1841 ( 1842 ) 1843 1844 1845 1846 1847 1848 1849 1850 >>