Сыйфат бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
29.11.2012Бүген Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар һәм дипломантларны котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе ел саен “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсы кысаларында уза. Аның төп максаты – югары сыйфатлы товар һәм хезмәтләрне ачыклау, сыйфатлы продукция эшләүче үзебезнең җитештерүчеләрнең имиджын күтәрүгә булышу, бу товарлар һәм хезмәтләрне эчке һәм тышкы базарларга чыгарырга ярдәм итү.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тест-Татарстан”ФДУ, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра торган бу бәйге безнең җитештерүчеләрдә зур кызыксыну уята. Алар моны ел саен тотрыклы катнашып раслап килә. Бәйгенең 9 еллык тарихы дәверендә анда 4 меңнән артык товар һәм хезмәт тәкъдим ителгән. Узган ел, мәсәлән, 212 предприятие 416 төрдәге товар һәм хезмәт тәкъдим иткән булса, быел бәйгедә катнашкан 229 предприятие 437 төрдәге товар һәм хезмәт тәкъдим иткән. Катнашучы предприятиеләр арасында кече һәм урта бизнес өлкәләренә караганнарының саны арта бару аеруча сөендерә. Эксперт комиссияләре бәяләрен исәпкә алып, быел бәйгенең оештыру комитеты 145 лауреатны, 131 беренче дәрәҗә, 86 икенче дәрәҗә дипломантны раслаган. 156 төрдәге продукция һәм хезмәт “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабына чыккан.
Татарстанның 70 ләп предприятиесе бәйгедә даими катнашып, ел саен яңа төрдәге югары сыйфатлы продукциясе белән сөендереп килә. Шундый бертөркем лауреатлар быел махсус “Татарстан Республикасы сыйфат лидеры” призы белән билгеләп үтелде. Алар – “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”, “Казан дары заводы”, “Казан ликер-аракы заводы”, “Татнефть” ААҖ медицина-санитар часте һәм нәфис һөнәрчелек остасы Юрий Павлов. Аларга дипломнарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
“Үз хезмәтегез, продукциягез белән республиканы данлыйсыз. Сез республиканың бүгенгесе һәм киләчәге”, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утырган җиңүчеләргә. Хөкүмәт рәисе фикеренчә, әлеге сыйфат бәйгесенең әһәмияте Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында яши башлагач бермә-бер артты. “Күргәзмәләрдә һәм киштәләрдә урын ала торган безнең бу продукция бүген танылган дөнья компанияләренә конкурентлык тудыра һәм алга таба да тудырырга тиеш. Барыбыз да яхшы аңлый, бу җиңел бирелә торган әйбер түгел. Менә мондый бәйгеләр безнең җитештерүчеләргә үз продукциясен күрсәтергә, үз тармагында иң яхшы булуын исбатларга ярдәм итә. Шундый компанияләр санының елдан-ел арта баруы сөендерә”, - ди ул. Илдар Халиков белдергәнчә, ел саен предприятиеләргә тапшырыла торган бүләкләр эре халыкара күргәзмәләрдә яуланган җиңүләр белән ныгытылып килә. Аның фикеренчә, көндәлек даими ярдәмнән башка, шартлар тудырмый торып алга бару мөмкин түгел. Премьер-министр муниципаль берәмлекләр башлыкларына, РФ, ТР министрлык-ведомстволар вәкилләренә аерым рәхмәт белдерде. Шулай да әлегә җитәрлек эшләмибез, агрессив экспорт позициясен булдыру, базарларга ачык ишекләрне файдалана белергә кирәк, дип саный ул.
Быелгы бәйге дә “Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция”, “Халык өчен сәнәгать товарлары”, “Азык-төлек товарлары”, “Халык нәфис һөнәрчелеге эшләнмәләре” һәм “Хезмәтләр” номинацияләрендә уздырылды. Бәйгенең республика һәм илкүләм этапларында Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция” номинациясе җиңүчеләре “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының оештыру комитеты рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүләкләде.
Ул бәйгегә тәкъдим ителүче товар-хезмәтләрнең саны артып кына калмыйча, сыйфатның елдан-ел яхшыра баруын аерым билгеләп үтте. Медицина өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләрнең җиңүчеләр арасында ныклы урын алуын аерым ассызыклады.”Дөньякүләм танылган “Эйрбас”, “Даймлер”ның эре предприятиеләрендә булганда, сезнең корпорацияләрегезнең уңышы нидә дигән сорауга, алар сыйфат, үзкыйммәт һәм заказларны үз вакытында башкару дип атады. Шушы өч нигездән башка предприятенең дөнья базарында конкурентлыгын тәэмин итү бик кыен булыр иде”, -ди ул. Министр республикада предприятиеләрнең конкурентлыгын күтәрү буенча ТР Президенты, Хөкүмәте тарафыннан һәрдаим чаралар күрелүенә басым ясады. “Сезнең товарлар һәм хезмәтләр һәрвакыт лидерлар арасында булсын, “Татарстанда эшләнгән” дигән бренд республика киштәләре белән генә чикләнмичә, Россия һәм чит илләрдә дә урын алсын”, -дигән теләктә калды ул. Бәйге җиңүчеләре тәкъдим иткән продукция махсус каталогта да урын алган. Бүген алар лауреат һәм җиңүчеләрнең үзләренә тапшырылды. Ә алга таба бу каталоглар ТРның чит төбәкләр һәм илләрдәге вәкиллекләре аша таратылачак.
Быелгы бәйге җиңүчеләрен шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге директоры Валерий Гогин һ.б.бүләкләде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы