РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле спикер Фәрит Мөхәммәтшинга “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды
21.12.2012 Бүген Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советы утырышында ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшинга IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшинны әлеге орден белән бүләкләү турында Указ РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Бу бүләк Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш керткән өчен бирелә.
“Бүләк Фәрит Хәйрулла улының республика законнары, сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә алып барган зур эше өчен тапшырыла. Орденны туган республикагызда округ Советы әгъзалары һәм коллегаларыгыз катнашында тапшыру мөмкинлеге булу күңелле һәм әһәмиятле”, - диде М.Бабич.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге