Фәрит Мөхәммәтшин: “Сергей Батинның биографиясе аны ил сенаторы кебек югары вазыйфага тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә”

21.12.2012

Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының 25 нче утырышында район башлыгы Сергей Батинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Бу аның ТР башкарма хакимияте вәкиле итеп РФ ФҖ Федерация Советы әгъзасы вазыйфасына сайлануы белән бәйле. Бу утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмә вакытында депутатлар районның 2012 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен, салым сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеш фаразын карады. 2013 елга һәм алдагы ике елга район бюджетын кабул итте.
Аннан соң Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында мәсьәлә каралды. Ачык тавыш бирү юлы белән бу вазыйфага Александр Тыгин сайланды. Ул Яшел Үзән районын алга таба үстерү перспективалары белән уртаклашты.
Сергей Батинның РФ ФҖ Федерация Советына китүе сәбәпле, депутатлар аның Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында яшел үзәнлеләргә Сергей Батин кебек әзерлек кадрны тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аның ТР Президенты Указы белән РФ ФҖ Федерация Советына әгъза итеп җибәрелүен хәбәр итте. “Ул Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә җаваплы вазыйфаларда яхшы мәктәп узды. С.Батинның биографиясе аны ил сенаторы кебек югары вазыйфага тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. РФ ФҖ Федерация Советына Валентина Матвиенко килү белән, бу органның төбәкләр палатасы буларак роле үсә. Сезнең эш тәҗрибәгез республикабызны Россия парламентының югары палатасында лаеклы тәкъдим итә алыр, дип уйлыйм”, - диде спикер.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, С.Батин катнашында биредә бик күп эш башкарылган. Шул ук вакытта муниципаль берәмлекнең кайбер күрсәткечләр, шул исәптән, кече һәм урта бизнесны үстерү буенча артта калу күзәтелә. “Бу районның булачак җитәкчелегенә киңәш буларак әйтелә. Киләсе елда кулланучылар мөмкинлекләре үсеше сезгә товар әйләнеше буенча яхшырак эшли башларга ярдәм итәр”, - диде спикер.
ТР Дәүләт Советы Рәисе муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгинның Яшел Үзәнне яхшы белүен, монда эшләгәнлеген, аның әзерлекле кеше икәнлеген билгеләп үтте. “Аның төп бурычы халыкның көнүзәк, тормыш өчен әһәмиятле проблемаларын хәл итү дип уйлыйм. Кешеләр белән эшләгәндә иң мөһиме – аларның ышанычын яулау. Без сезнең алга таба Яшел Үзән районы башлыгы буларак, үз эшегезне дәвам итәрсез дип ышанабыз. Бүгенге көннән алып сез җаваплылык йөген үз җилкәгезгә алдыгыз. Кешеләрнең һәм ТР Президентының ышанычын акларлык итеп эшләгез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сессия тәмамланганда спикер Сергей Батинга, җирле үзидарә органнарында уңышлы эшчәнлек һәм республиканың социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә өлеш керткән өчен, ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге