Татарстан Президенты “РОСНАНО” ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары белән очрашты

05.02.2013

Татарстан Президенты “РОСНАНО”ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары ,Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, икътисад мәсьәләләре буенча ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнаштылар.

Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар узган ел ахырында Казанда ачылган , Россиядәге беренче “РОСНАНО” наноүзәге эш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.


ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов