Фәрит Мөхәммәтшин “Роальд Сагдеев – 80” Халыкара симпозиумында катнашачак

06.02.2013

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска эшлекле визит белән Америка Кушма Штатларына китте. Колледж –Парк шәһәрендә (Мэриленд штаты) республика парламенты башлыгы күренекле татар галименең юбилеена багышланган “Роальд Сагдеев – 80” Халыкара симпозиумында катнашачак.
Америка Кушма Штатларына визиты кысаларында Фәрит Мөхәммәтшинның Вашигтонда – берничә штат һәм муниципалитет парламинтарияләре, халыкара финанс өлкәсе һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары да планлаштырылган.