Фәрит Мөхәммәтшин: “Герб, флаг һәм гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора”
22.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбе укучылары белән парламент дәресе үткәрелде.
22-27 апрельдә, ТР Дәүләт Советы инициативасы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Дәресләр Россия парламентаризмы көненә багышланып, РФ Конституциясенең 20 еллыгы алдыннан үткәрелә. Темасы – “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары”.
Бу дәресләрнең максаты – укучыларның фикер сөрешен киңәйтү, аларны дәүләт символлары үсеше, шул исәптән, Татарстан Республикасы гимнын булдыру тарихы белән таныштыру, дәүләт символларына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. “Герб, флаг һәм гимн теләсә кайсы дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора”, - дип, спикер 1990 еллар башында республиканың герб, флаг һәм композитор Рөстәм Яхин әсәре нигезендә гимн музыкасы кабул ителүен, бигрәк тә герб турында фикер алышканда кайнар бәхәсләр тууын хәбәр итте. Күптән түгел генә Татарстанның Дәүләт гимны тексты кабул ителүе белән, ул кыска гына тарихи чорда республиканың дәүләт атрибутларын раслауның тәмамлануын билгеләп үтте.
“Без озак елларга алга карап, хәтта 30-50 ел узгач та, гимн искермәячәк, көнүзәк булачак, иң мөһиме гимн киләчәктә дә татарларны һәм русларны, безнең республикада яшәүче төрле милләт кешеләрен якынайтачак дип уйлыйм”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук якын арада ТР Дәүләт гимнының үрнәк язмасын яздыруның тәмамлануын хәбәр итеп: “Россиянең иң яхшы студиясендә ТР Симфоник оркестры һәм хор (кайсысын чакыру әле хәл ителә) катнашында гимн кергән дисклар яздырылачак һәм барлык мәктәпләргә, муниципалитетларга һәм китапханәләргә таратылачак. Гимнны башкарырга кирәк булганда РФ һәм ТР гимнының да кул астында торуы яхшы”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Бүген дәрестә катнашучы укучылар ТРның дәүләт гимнын яттан белә һәм аны җырлап та күрсәтә дә ала. Фәрит Мөхәммәтшин, әле парламентарийларның барысының да гимн сүзләрен яттан белмәүләрен искәртеп, укучыларны мактап алды.
Билгеле булганча, дәүләт символлары аның рухи потенциалының мөһим өлеше булып тора. Нәкъ шулардан гражданлык һәм патриотик аң башлангыч ала, Ватанга һәм туган якка карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләнә. Моннан тыш, Россия Федерациясенең һәм аның субъектларының рәсми символикасы традицион рәвештә хокукый якны күрсәтү һәм тәрбия функцияләрен генә башкарып калмыйча, илебез халыкларының бәяләп бетергесез тарихи-мәдәни мирасын да тәшкил итә.
Парламент дәресләрен ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы, ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатлары, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары катнашында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары үткәрә. Бу дәресләр 5 ел дәвамында оештырылып килеп, анда төрле дәрәҗәдәге 1500 депутат катнашкан. Алар РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны өйрәнгән.
“Бөтен кешегә дә бу дәресләр файдага гына булды”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең урынбасарларының парламент дәресләрен уздыруга аларның мөһимлеген исәпкә алып якын килүен, бу традицияне дәвам итәргә кирәклеген раславын билгеләп үтте. “Сезнең белән очрашу безнең үзебезгә файдалы. Без сезнең белән бергә өйрәнәбез. Менә Совет районында узган дәрестә укучылар үзләренең хокуклары турында гына түгел, вазыйфалары турында да фикер йөртә. Алар белән бәхәсләшү, сөйләшү үзе кызыклы”, - диде ул.
Дәресләрнең Россия парламентаризмы көненә багышлап үткәрелүен исәпкә алып, спикер: “Парламентаризм – гади эш түгел, һәрвакыт бөтенесен дә унитаризмга тарта. Әмма дөньякүләм практика күрсәткәнчә, РФ кебек катлаулы корылган илләр – федераль дәүләтләр (күп субъектлардан тора, территориясе буенча бик зур, күп кеше яши, күпмилләтле һәм күпдинле) дәүләтчелеген үстерүгә һәм кешеләрнең барлык хокукларын саклауга игътибарлы булуны сорый”, - дип белдерде.
Чара тәмамлангач, “Парламент дәресе”ндә катнашучылар истәлеккә фоторәсемгә төште.
Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы