Питрәч районы башлыгы отставкага ките

23.04.2013


Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районының чираттан тыш утырышында катнашты. Анда район җитәкчелегендә кадрлар алмашы мәсьәләләре каралды.

Муниципаль Советның гомуми тавышы белән Азат Вәлиуллинның Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат итү турындагы гаризасы канәгатьләндерелде. Аннары, муниципаль устав нигезендә район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын инфраструктура үсеше буенча урынбасар Эдуард Дияровка йөкләү турындагы карарын белдерде, шулай ук тиешле документны имзалады.

Көн үзәгенә куелган икенче мәсьәлә Питрәч муниципаль районы башлыгы вәкәләтләренең вакытыннан алда тукталу мәсьәләсе каралды. Депутатлар Шәйхулла Насыйбуллинның вазыйфасыннан азат итү һәм Питрәч район Советы тәкъдим иткән депутат вәкаләтләрен туктату турындагы гаризасын канәгатьләндерү турында карар кабул итте.

Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр каралгач, сүз ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Шәйхулла Насыйбуллинның 15 ел дәвамында Питрәч районы белән идарә итүе аның “тотрыклы сәясәте” турында сөйли, дип ассызыклады ул. “Мондый җаваплы вазыйфада актив һәм нәтиҗәле эшләү белән һәркем горурланыр иде дип уйлыйм”, - дип уртаклашты үз фикере белән парламент җитәкчесе. Ул соңгы 10 елда районның социаль-икътисади үсеше хакында берничә мисал китерде.

“Районны төзекләндерү буенча күп эш башкарылган, торак фонды сизелерлек яңартылган, күпсанлы социаль мәдәният өлкәсе объектлары төзелгән”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Шәйхулла Галимуллович үз вазыйфасыннан киткәндә, әзер инфраструктуралы районны тапшыра. Мин шәхсән аңа, аның командасына һәм депутат корпусына күп еллар дәвамында сәяси тотрыклылык белән тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерәм”.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук депутатларга муниципаль башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын яңа башкаручы уңаеннан республика җитәкчелегенең позициясен белдерде. “Без һәм сез дә аны яхшы беләсез. Ул лаеклы алмаш булыр һәм үз вазыйфасына җаваплы карар дип ышанабыз. Без аңа ставка ясыйбыз дип санагыз. Аңа яңа вазыйфада ярдәм итүегезне сорыйбыз”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Шәйхулла Насыйбуллинга күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдереп, аның эше республика җитәкчелеге һәм Татарстан Президенты тарафыннан югары бәяләнде, дип билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин Шәйхулла Насыйбуллинга “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен” медален тапшырды.

Шәйхулла Насыйбуллин республика җитәкчелегенә күп еллар дәвамында ярдәм күрсәтүләре, ә депутатлар корпусына һәм район муниципаль идарәчеләре командасына уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде “Безгә әле тынычланырга иртә, әмма республика җитәкчелеге Питрәч районы алдына куйган мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә бернинди шик юк”, - дип ассызыклады элеккеге район башлыгы.

Муниципаль башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Дияров та Шәйхулла Насыйбуллинга рәхмәт белдерде. “Сез эш никадәр авыр булуга карамастан, канәгатьлек алу хисе тәрбияләдегез. Сезнең кешелеклек сыйфатыгыз һәм район уңышлары өчен тырышуыгыз иң югары бәягә ия”, - диде ул.

Питрәч район Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров катнашты.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге