Яңалыклар

02.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасына визит белән килде. Джакарта аэропортында аны Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин каршы алды. Татарстан делегациясе составына ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, республиканың  инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан  Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, "Ак Барс “холдинг компаниясе" гендиректоры Иван Егоров, Горький исемендәге завод директоры  Ренат Мистахов һәм Татарстан бизнесының башка вәкилләре керә.

01.05.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле халыкара мәгълүмат агентлыгына интервью бирде һәм компаниянең Дубайдагы вәкиллегендә булды.
01.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды. Бу биомедицина өлкәсендә дөньяда беренче махсус икътисадый зонасы - Dubai Biotechnology and Research Park.Проектның инвесторы һәм идарәче компаниясе – TECOM Investments компаниясе.

30.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре энергетика министры Сухәйл Мөхәммәт Әл-Мазруи һәм БГӘ икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды.
30.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында  IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты.   

30.04.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) компаниясе вәкилләре белән очрашуы Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. Яклар TGIC компаниясенең «СМАРТ Сити Казан» проектын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
30.04.2013

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III еллык инвестиция форумы кысаларында «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов та катнашты. Очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-план булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

30.04.2013

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлеге Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм белән әңгәмәсе бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов хәбәр иткәнчә, әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм галиҗәнаплары сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм фәнни-мәгариф хезмәтәшлек перспективалары турында сүз барды.

30.04.2013

Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында “СМАРТ Сити Казан” проектына рәсми старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, БГӘ Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире Шәиех Мөхаммәд Бин Рәшид Әл Мәктүм катнашты.

30.04.2013

Суд карары белән акча түләргә тиеш булып та, түләмәгән бурычлыларны Россия Федерациясе чикләреннән чыгармау турында быел тулыр-тулмас 4 айда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан 3455 карар чыгарылган һәм аларның гомуми бурычы - 1 млрд. 150 млн. сум. Шулардан 184 бурычлы, чит илгә чыгармаганга күрә, 40 млн. сумнан артык гомуми суммада бурычын каплаган.

Битләр: << 1791 1792 1793 1794 1795 1796 1797 ( 1798 ) 1799 1800 >>