Яңалыклар

17.05.2013

Татарстанның федераль программаларда катнашуы нигездә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары эшенә бәйле. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм кайбер республика министрлыкларының җитәкчеләре дә катнашты.

16.05.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Алмата шәһәренең хәкиме Әхмәтҗан Есимов белән очрашты. Очрашу Казахстан Республикасы делегациясенең ТРга визиты кысаларында узды. 
16.05.2013
Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов һәм Казахстан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Галым Оразбаков җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясенең Татарстанга сәфәре дәвам итә.
16.05.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында ММЧ җитәкчеләре белән оештырылган очрашуда республика медиа кырында хезмәт куючыларның җәмгыять тормышында елдан-ел зур роль уйнавын билгеләп үтте. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов катнашты.
16.05.2013
Бүген ТР Минзәлә муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында район җитәкчелегендә кадрларны үзгәртү белән бәйле берничә оештыру мәсьәләсе каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
16.05.2013
Бүген Татарстанга визиты кысаларында Казахстан Республикасының Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов Казанда Универсиада авылында һәм Теннис академиясендә булды. Алмата башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.
15.05.2013

Бүген визит белән Татарстанга Казахстан Республикасы Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов каршы алды.

15.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда  шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

15.05.2013
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасында фән үсешенә керткән өлеше өчен, ТР Фәннәр академиясенең иң югары бүләге – “Фәндәге казанышлар өчен” Алтын медаленың 1 нче номерлысы белән бүләкләнде.
15.05.2013
Казанда Төркиянең “Аджибадем” компаниясе шәхси медицина клиникасы ачарга мөмкин. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән компания делегациясе бу проектны гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алышты.

Битләр: << 1791 ( 1792 ) 1793 1794 1795 1796 1797 1798 1799 1800 >>