Бүген журналистларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумындагы (2013 елның 20-21 июне) эш йомгаклары турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты.
Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россиянең даими вәкиле урынбасары Илдус Илишев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов һәм башкалар катнаштылар.
Бүген Казанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларның икенче мультиплексы эшли башлады. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, ФДУП генераль директоры Андрей Романченко катнаштылар.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов "Леруа Мерлен" төзелеш һәм бизәү материаллары гипермаркетында булды. Шушы көннәрдә ачылган эре француз сәүдә челтәре кибетендә Президент белән бергә республика башкаласы мэры Илсур Метшин да булды.
Бүген Казанда Чистай урамында иң эре күпкатлы автомобиль паркингы эшли башлады. Ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТХК министры Ирек Фәйзуллин да катнаштылар.