Яңалыклар

03.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Студентлар уеннарының баш медиа-үзәген ачканда Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыруда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең мөһим ролен билгеләп үтте. Республика Президенты белән бергә Kazan Arena стадионындагы медиа-үзәктә посетили ВГТРК холдингы генераль директоры Олег Добродеев һәм “Спортивное вещание” АНО җитәкчесе Василий Кикнадзе да булды.

03.07.2013
Бүген Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Генераль ассамблеясенең ике көнлек утырышы ачылды, анда Татарстан башкаласының XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына әзерлеге турындагы мәсьәләләр каралачак.
02.07.2013
2013 елда федераль һәм республика бюджетыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм өчен Татарстанда 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган, 2013 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чараларына багышланган брифингта, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Брифингта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары-Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
02.07.2013
Татарстанда легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәренең күпкә кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада алкоголь базары торышы һәм спиртлы продукциянең легальлеге һәм сыйфаты өстеннән контрольгә багышланган брифингта Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Марченко хәбәр итте.
01.07.2013
Бүген Татарстан парламентының беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләренә матбугат очрашуында багышланган спикер Фәрит Мөхәммәтшин: “Йөз депутатның барысы да диярлек үз эшчәнлегенә җаваплы карый. Әлбәттә, тәнкыйтьсез, урыннарда аерым депутатларны активлаштыру өчен алып барылган чараларсыз булмый”, - дип билгеләп үтте. Төрле партия вәкилләренең закон проектларын эшләүдә актив катнашуын, бәхәсләрдә дә генә хаклык тууын, җәмгыятьтә төрле фикерләрнең яшәргә хакы барлыгын белдерде.
01.07.2013

Казан Универсиадасы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конверты бүген рәсми кулланылышка керде. Реконструкциядән соң башкаланың Кремль урамында ишекләрен ачкан 420000 нче номерлы почта бүлекчәсен ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Универсиаданың махсус штемпелен салып марка белән конвертны символик әйләнешкә кертеп җибәрде.

01.07.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "Казан"аэропортының реконструкцияләнгән 1 нче терминалы эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озатып йөрде.

01.07.2013

"Казан-Аэропорт" интермодаль тимер юл ботагы аша яңа автомобиль юлын бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Усады һәм авыллары арасында күпер ачылуы тантанасында шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш муниципаль районы Михаил Афанасьев катнаштылар.

30.06.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче һәм яңа гына төзелеп беткән Казандагы Бөтендөнья Универсиадасы объектларын әйләнеп чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин,  ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР  яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада  Дирекциясе башлыгы  Владимир Леонов озата бардылар.
30.06.2013

«Казан-Арена» футбол стадионын тиешле санитар-экологик халәткә китерер өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан волонтерлар ярдәме кирәк булачак. Тр Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә бүген бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президленты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line  режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru)

Битләр: << ( 1771 ) 1772 1773 1774 1775 1776 1777 1778 1779 1780 >>