Фәрит Мөхәммәтшин: “Без теге яки бу хәлгә нисбәтле законнар эшләүдән планлы эшкә күчә барабыз”
01.07.2013
Бүген Татарстан парламентының беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләренә матбугат очрашуында багышланган спикер Фәрит Мөхәммәтшин: “Йөз депутатның барысы да диярлек үз эшчәнлегенә җаваплы карый. Әлбәттә, тәнкыйтьсез, урыннарда аерым депутатларны активлаштыру өчен алып барылган чараларсыз булмый”, - дип билгеләп үтте. Төрле партия вәкилләренең закон проектларын эшләүдә актив катнашуын, бәхәсләрдә дә генә хаклык тууын, җәмгыятьтә төрле фикерләрнең яшәргә хакы барлыгын белдерде.
Аерым алганда, бу яртыеллыкта ТР Дәүләт Советы 6 утырыш үткәргән, анда 306 мәсьәлә каралган, 49 закон (аның унысы – төп законнар), 370 карар кабул ителгән. ТР Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы сыйфатында РФ Дәүләт Думасына 2 федераль закон проектын керткән. Алар хәзер карау стадиясендә.
Беренче яртыеллыкта фракцияләр актив эшләгән. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, депутатлар фракцияләр эшендә эшләргә өйрәнгән. Аерым алганда, “Бердәм Россия” фракциясе “Татарстан – яңа гасыр” депутатлар төркеме, КПРФ фракциясе бишәр утырыш уздырган. Комититетлар 53 утырыш үткәргән.
“Без теге яки бу хәлгә нисбәтле законнар эшләүдән планлы эшкә күчә барабыз”, - дип белдерде спикер. Ул моннан республиканың 300ләп законы тикшерелеп чыгуын, күп законнарның гамәлдән төшеп калуын һәм алга таба нинди законнар эшләргә кирәклеге аңалашылуын билгеләп үтте. “Бөтен дөньяда шундый практика: законнарның яртысыннан артыгы Хөкүмәттән керә - без дә искәрмә түгел”, - диде ул. Спикер инде берничә мәртәбә закон проектларын икенче укылышта караганда законнарның нигезнамәләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган норматив актларны да әзерләргә тиешлеген билгеләп үткән иде. Бу нормаларның алга таба ТР Дәүләт Советы Регламентында урын алуы көтелә. Аның сүзләренчә, закон кабул ителү һәм аны тормышка ашыру өчен кирәк булган норматив актларның арасы зур булмаска тиеш.
2013 елның беренче яртыеллыгында тарихка кереп калган вакыйгаларның берсе – 21 февральдә узган сессиядә “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” законны тулаем кабул итү. Татарстан Республикасы Гимнының көе дә, сүзләре дә тулаем формашып бетте. “Киләчәккә ышанычны гәүдәләндергән гимн килеп чыкты, сүзләре без теләгәнчә булды”, - диде спикер, Шулай ук “Татар телен Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак куллану турында”, “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” ТР Законының 27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “ТРда инвестицион салым кредиты турында” ТР Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”, “Мәгариф турында” һәм башка законнар кабул ителде.
Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин үзе һәм коллегалары тарафыннан “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү юнәлешендә закон чыгару инициативасы үткәрү буенча хәйран көч түгелүен билгеләп үтте.
“Мин бу мәсьәлә буенча берничә мәртәбә Мәскәүгә барып кайттым. Без үзебезнең “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Законны, ике статья белән кайтгыйландырып, тәртипкә салганнан соң, ул, әлбәттә, Федераль закондагы нормалар белән каршылыкка керде. Безне шунда ук мәчетләрнең берсе судка бирде. Бу вәзгыятьне җайга салырга кирәк иде. Без РФ Конституция судына аңлатмалар бирүне сорап мөрәҗәгать иттек. Ә закон чыгару инициативасы Мәскәүгә китте. Мин төп дин әһелләре – ислам, православие, иудаизм, буддизм вәкилләре белән берничә тапкыр очрашып сөйләштем”, - диде ул, очрашуларның РФ Дәүләт Думасы, РФ Федерация Советы җитәкчеләре белән булуын искәртеп.
Спикер хәбәр иткәнчә, озак кына бәхәсләрдән соң тәкъдим ителгән төзәтмәләр бераз гына үзгәртелеп кабул ителгән, әмма нәтиҗәдән канәгать калынган. Төзәтмәләр кабул ителү Татарстан Законын судларда эзәрләкләнүдән коткарган һәм Татарстан мөфтиятенә бер генә дин, милләт хөкемлек сөргән илләрдәге дини уку йортларын тәмамлаучыларның белемнәрен бәяләү буенча комиссия төзергә мөмкинлек биргән. “Мин моны шәхсән үзем өчен дә, мөфтиятләр өчен дә зур казаныш дип саныйм. Без моның аша тынычлык һәм дуслыкны, башка дин әһелләренә карата түземле мөнәсәбәтне сакларга тырышачакбыз. Без һәрвакыт башка дин һәм милләт вәкилләренә хөрмәт белән карадык. Бу бездән бик күп көч куюны таләп итте. Ул хәерле эшкә хезмәт итәр дип ышанасы килә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” ФЗның 4 һәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” ФЗ 2013 елның 18 июнендә үз көченә керде. Аңа нигезләнеп, ТРның “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” законы кабул ителде.
Депутатлар җәйге каникулларга 22 июльдән китә. Чираттагы сессия сентябрьнең беренче яртысына көтелә. Аңарчы депутатлар Универсиаданы оештыру белән бәйле чараларда катнашачак. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, көн тәртибенә кертелә торган 13 мәсьәлә инде әзер, аларның саны 3 тапкыр күбрәк булыр дип көтелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча