Яңалыклар

21.02.2014
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Азнакайда булды, анда ул Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, 2014 елга бурычлар каралды.
21.02.2014
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советының муниципалитетның 2013 елдагы социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган утырышында катнашты. Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
21.02.2014

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән Әфганстан Республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак (вафат) булган ветераннар гаиләләре 10 мең күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алачак. ТР Министрлар Кабинетының бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм бирү турындагы күрсәтмәсен (№271-р) ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин имзалады.

21.02.2014
Бүген Баулы муниципаль район Советы утырышы булды, ул 2013 елдагы социаль –икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2014 елга куелган бурычларга багышланган иде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты.
21.02.2014

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнеханов Норлат муниципаль районына эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - 2013 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри»  заводының ихтыяҗлары өчен товарлыгы түбән булган агач материалларын әзерләү процессын карадылар.

21.02.2014
Бүген Казан югары хәрби команда училищесына Сугышчан байрак тапшырылды. КЮХКУнда узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хәрби көчләре Генераль штабы башлыгы армия генералы Валерий Герасимов катнаштылар.
21.02.2014

Татарстан Республикасында 2013 елда судлар тарафыннан 807697 эш каралган, бу 2012 елдагы белән чагыштырганда 26% ка артык. Бүген бу хакта район (шәһәр) судлары рәисләренең һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең семинар-киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр итте.

Семинар-киңәшмә 2013 елдагы эш йомгакларына багышланды һәм «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, хокук саклау структуралары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты.

21.02.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Азнакай һәм Баулы районнарында эшлекле очрашуда була.
20.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идея» «Инновация-җитештерү технопаркы» ЯАҖ җитәкчелеген һәм коллективын нигез салынуына 10 ел тулу белән котлады.Тантана «Идея» технопаркы мәйданчыгында (Казан, Петербург ур., 50) уздырылды.

Тантана кунаклары – Россия турыдан-туры һәм венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен, Европа бизнес-инновация үзәкләренең квалификация комитетына техник ярдәм департаменты директоры Джордано Дихтер, «Идея» технопаркы Директорлар Советы рәисе Равил Моратов һәм башкалар.

  

20.02.2014

Икътисадый бәхәсләрне цивилизацияле итеп судларда хәл итү Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге өчен бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә чыгыш ясаганда белдерде.

Битләр: << 1681 1682 1683 1684 1685 ( 1686 ) 1687 1688 1689 1690 >>