Яңалыклар

28.02.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында ТР Балык Бистәсе районы Советы утырышы узды, ул 2013 нче елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2014 нче елдагы бурычларга багышланды.
Шулай ук утырышта ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Балык Бистәсе районы депутатлары, республика министрлыклары вәкилләре һ.б. катнашты.
28.02.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Татарстанның Балык Бистәсе районында “Русский мрамор” ЯАҖнең ит эшкәртү заводында булды.
28.02.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле III халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнаша.
Конференция “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) уза, аның максаты – тормыш куркынычсызлыгының төрле өлкәләрендә инновацион өйрәнүләр тәҗрибәсен кертү һәм төпле фәнни-тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашу.
28.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскига эш сәфәре кысаларында “Россия: үсешнең яңа чыганаклары” Красноярск икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Пленар утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау һәм башка экспертлар катнашты.

28.02.2014

Бүген Красноярск икътисадый форум кысаларында Татарстан Президенты – АИРР Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары (АИРР) ассоциациясе комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды. Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович, Россия финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов катнаштылар.

28.02.2014

«Сколково» фонды һәм башка үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Russian Startup Tour проекты регионнарда инновацион тирәлек барлыкка китерергә ярдәм итә. Бүген бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Бөтенроссия стартап-турының беренче яртысы нәтиҗәләре буенча «түгәрәк өстәлдә» әйтте. «Түгәрәк өстәл» утырышы бүген Красноярск икътисадый форумы кысаларында узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм «Сколково» фонды президенты Виктор Вексельбер та катнашты.

27.02.2014
2013 нче ел питрәчлеләр өчен яхшы булды. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Питрәч районы Советы утырышында белдерде.
Сессиядә төп доклад белән район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады. Ул 2013 нче елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2014 нче елга планнар белән уртаклашты.
27.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск икътисадый форумында катнашу өчен Красноярскига килде.

27.02.2014
Иртәгә, 2014 елның 28 февралендә “Тормыш куркынычсызлыгының бүгенге көн проблемалары: хәзерге вакыт һәм киләчәк” исемле III халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы интернет челтәрендә транcляцияләнәчәк.
27.02.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Питрәч муниципаль районында эшлекле очрашуда.
ТР Хөкүмәте башлыгы беренче булып “Үшнә” балык хуҗалыгында булды. Балык фермасында мәрсин балыгын үрчетү һәм азык уылдыгын җитештерү өчен барлык шартлар булдырылган. Киләчәктә 30 тоннага исәпләнгән тере балык базасын төзү планлаштырыла.

Битләр: << 1681 1682 ( 1683 ) 1684 1685 1686 1687 1688 1689 1690 >>