Яңалыклар

25.02.2014
Бүген Лаеш районы Советының егерме алтынчы сессиясендә катнашкан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Лаеш районы үсешен билгеләп үтте.
25.02.2014
Татарстанда “Туристлык-БДИ” өчен алшартлар күренми, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе җитәкчесе Равил Хәмитов.
25.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миграцион процесслар өлкәсендә прокурорлык күзәтчелеген оештыруга багышланган Идел буе федераль округының прокуратура хезмәткәрләре семинарында катнашты. Семинар Казан ратушасының Колонналар залында үтте, анда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының ИФОнда идарәсе башлыгының урынбасары Александр Корсунов, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү идарәсе урынбасары Николай Честных һәм башкалар катнаштылар. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та булды.

24.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европада иң эре һәм ел саен уздырыла торган мобиль индустрия күргәзмәсендә булды. Ул бүген ачылган күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда бөтендөнья алдынгы җитештерүчеләренең яңа товарлары куелган.

24.02.2014

Бүген Барселонага эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәяүле экскурсия вакытында шәһәр хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион алымнар белән танышты.

24.02.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барселонага эш сәфәре кысаларында Испания Каталониясенең башкаласы Барселонаның шәһәр тирәлеген трансформацияләүдәге тәҗрибәсе белән танышты.

24.02.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Барселонага эш визиты башлана. Сәфәрнең төп максаты - Европаның иң матур шәһәрләренең берсе Барселонаның шәһр хуҗалыгын алып бару һәм архитектурасын камилләштерү тәҗрибәсе белән танышу.  Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълхматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов бар.

23.02.2014
Ватанны саклаучылар көне белән Татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин котлады.
“Хөрмәтле Татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм,-диелә котлау текстында. – 23 февральне Россия халкы иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе буларак бәйрәм итә. Бу көндә данлыклы традицияләрне тагын да арттыручыларны хөрмәтлиләр һәм Ватанның бәйсезлеге һәм тынычлык өчен гомерләрен биргәннәрнең барысын да хөрмәт белән искә алалар”.
22.02.2014

Бүген Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре, хәрбиләр, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

22.02.2014

2014 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасына 793 күп фатирлы йорт кертелгән, программаны финанслау күләме 4 млрд. 683 млн. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Кидәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


Битләр: << 1681 1682 1683 1684 ( 1685 ) 1686 1687 1688 1689 1690 >>