Яңалыклар

10.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкара класслы спорт мастеры Рушан Миңнегуловны һәм аның тренеры Радик Миңнегуловны XI Паралимпия кышкы уеннарында 20 километрга чаңгы ярышларында яулаган җиңүләре белән котлап, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.

09.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Наина Ельцина белән очрашты.
Наина Ельцина Казанга бүген иртән килде һәм Казан теннис академиясендә булды, анда “Ельцин кубогы” ITF сериясенең Халыкара яшүсмерләр теннис турниры бара. Бу турнир Казанда дүртенче тапкыр уздырыла. Быел ярышларда дөньяның 11 иленнән 110 нан артык теннисчы катнаша. Наина Ельцина турнирның финал матчларында булды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
08.03.2014
Кадерле ханымнар, туташлар!
Сезне 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу гүзәл бәйрәм яз кояшының тәүге нурларына күмелеп, балкып килә, ир-егетләрнең күңелендә якты, нечкә хисләр уята. Әлеге күренешнең асылында, һичшиксез, тирән фәлсәфә ята: якыннарына, туганнарына җан җылысы, наз өләшеп, хатын-кызларыбыз, нәкъ кояш кебек үк, тормышыбызга тынычлык, иминлек һәм ямь иңдерә.
07.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пфайзер» компаниясенең Россия вәкиллеге башлыгы Данил Блинов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та катнашты.

07.03.2014

2014 елның ике аенда Татарстан Республикасында терлек һәм кош итен җитештерү үсеше үткән елның дәрәҗәсенә карата 2% тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

07.03.2014

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 793 йорт ремонтланачак. 6 март күрсәткечләренә караганда, 36 муниципаль районда 319 күп фатирлы йортта капиталь ремонт оештырылган инде. Бүген бу хакта республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

06.03.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Малайзиянең XYBase компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу республикада Invest in Tatarstan халыкара кышкы инвестиция форумы барышы кысаларында узды.
06.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызлар - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен халыкара хатын-кызлар көне 8 март белән котлады.  Хатын-кыз журналистлар белән очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов мондый чара ел саен үткәрелеп гадәткә кергәнен искә төшерде. Әлеге очрашу кысаларында мин сезне якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котлый алам, ә сез үз чиратыгызда – сораулар бирә аласыз, дип әйтте Татарстан Президенты. Ул шулай ук ММЧ вәкилләре мөһим эш башкарганнарын, аерым алганда, хакимият һәм җәмгыять арасында турыдан-туры элемтәне тәэмин иткәннәрен искәртте. 

06.03.2014
Бүген Казан ратушасында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” шәһәркүләм конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде, башкалада җәмгыятькә һәм шәһәр тормышына зур файда китергән дип табылган төрле һөнәр һәм вазифа иясе булган 14 Казанлыга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
06.03.2014

Зинәтулла Билялетдинов «Ак Барс» хоккей клубының вице-президенты һәм генераль менеджеры итеп билгеләп куелды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» ХК уенчылары белән очрашуда хәбәр итте.

Гагарин Кубогы ярышларында плей-офф уеннары башланыр алдыннан командалар белән мондый очрашулар гадәткә керде, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә клубларның дәрәҗәләре тигез һәм иң оешкан һәм иң системалы команда җиңәргә мөмкин.

Битләр: << 1671 1672 1673 1674 1675 1676 1677 1678 ( 1679 ) 1680 >>