Яңалыклар

25.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.
25.03.2014
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Идел бассейны сулыгы идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Олег Полумордвинов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров катнашты.
25.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
25.03.2014
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасына (Идел буе федераль округы) эш сәфәре белән килә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән Дмитрий Медведев Казанда "КАПО-Композит" ЯАҖнә, "КАИ-Лазер" сәнәгать лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәгенә һәм "Navigator Campus" технопаркына барачак.
24.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).

Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.

24.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийга дәүләт бүләге – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
23.03.2014

Саба районында РСФСР, Татарстан АССР атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII Бөтенроссия турниры тәмамланды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

23.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика спортчылары - Сочидагы 2014 елгы РФ Паралимпия уеннарының җыелма командасы әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара  2014 елгы Сочидагы XI Паралимпия кышкы уеннарында спортчыларның уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан ТР Президенты резиденциясендә үткәрелде. Рөстәм Миңнеханов паралимпийчыларны сәламләп зур уңышлары белән котлады. Ул Россия Паралимпия җыелма командасының кышкы уеннарда 80 медаль яулаганын искәртте, бу паралимпия хәрәкәте тарихында иң яхшы нәтиҗә. Мондый җиңүләрнең булганы юк иде әле, һәм бу җиңәүдә Татарстан паралимпия спортчыларының казанышлары да бар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, сез искиткеч казанышларга ирештегез. 
22.03.2014
2013 ел программалары буенча хисап бирмәгән һәм 2014 елгы республика программалары буенча эшкә керешмәгән муниципаль районнар финанслау исемлегеннән төшеп калырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Кайбер республика программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча узган киңәшмә беркетмәсе үтәлеше турында ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин белдерде.
22.03.2014

Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе КНДРның беренче юлбашчылары музеенда булдылар һәм КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очраштылар.

Битләр: << 1671 ( 1672 ) 1673 1674 1675 1676 1677 1678 1679 1680 >>