Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен халыкара хатын-кызлар көне 8 март белән котлады.
Хатын-кыз журналистлар белән очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов мондый чара ел саен үткәрелеп гадәткә кергәнен искә төшерде. Әлеге очрашу кысаларында мин сезне якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котлый алам, ә сез үз чиратыгызда – сораулар бирә аласыз, дип әйтте Татарстан Президенты. Ул шулай ук ММЧ вәкилләре мөһим эш башкарганнарын, аерым алганда, хакимият һәм җәмгыять арасында турыдан-туры элемтәне тәэмин иткәннәрен искәртте.
Татарстан Президенты кыскача 2014 елның 5 мартында Кырым Автономияле Республикасына башкарган эшлекле сәфәре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, андагы вәзгыять катлаулы һәм көн саен үзгәреп тора. Бүгенгә иң мөһиме – тотрыклыкны саклап калу, дип әйтте ул, чөнки теләсә кайсы вакытта вәзгыять каршы торуга әйләнә ала. Гомумән революцияләрне һәрвакыт берничә кеше оештыра, ә авырлыгы халыкка төшә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасын Кырым һәм Украинадагы хәлләр якын мөнәсәбәтләр, уртак бизнес булганга кызыксындыра, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, аң өстенлек алыр дип ышанам, иң мөһиме – кан коюны булдырмау.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Украинада “безнең көнбатыш партнерларыбыз демократия кысаларында эш итмиләр, алар үзләре уйлаганны башкаралар, эш алымнары да бик кискен” дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, гомумән Украинадагы хәлләр халыкара вәзгыятькә, шулай ук Европага сату базарларына тәэсир итәчәк, ә, Россия регионы буларак, Татарстанның икътисады экспортка юнәлдерелгән булганга, бу аңа да кагылачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кырым татарлары белән багланышлар, Кырымның потенциаль инвесторлар өчен кызыклыгы турындагы сорауларга җавап бирде.
Шуннан Дакар-2014 раллиенда “КАМАЗ – Мастер” командасы җиңүе турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты команда вәкилләре Россия җитәкчелеге һәм шәхсән Владимир Путиннан югары бәяләнгәннәре турында хәбәр итте. Без алар белән горурланабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, алар – каһарманнар, бөтен команданың бердәм эше аларга Дакарда җиңәргә ярдәм итте. Шулай ук ул авыр йөк машиналарының әзерлек дәрәҗәсе, заманча технологияләр безнең конкурентлыкка сәләтле техника ясый алганыбызны күрсәтүен билгеләде.
Журналист хатын-кызлар Татарстан Президентыннан республикада бала тапкан хатыннарга республика дәрәҗәсендә ана капиталы бирү планлаштырылмый микән дип сорадылар. Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә һәр регион үзенчә ярдәм итә дип белдерде. Татарстанда социаль ипотекага теркәлгәч, гаиләнең баласы туса, аның 200 000 сумлык (торакны түләүгә юнәлдерелә торган) дәүләт ярдәменә хокукы булганын искәртте.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук балалар бакчаларына ата-ана түләвенең артуы, өч яшькә хәтле балалар бакчаларына чират мәсьәләсе турындагы сорауларга да җавап бирде. Аерым алганда, ул кайбер балалар бакчаларында теге яисә бу ихтыяҗлар өчен акча җыйганнарын белгәне хакында хәбәр итте. “Законнан читкә китүләр бар, һәм без бу очраклар белән көрәшәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия балаларын чит ил кешеләре уллыка алу темасына килгәндә, Татарстан Президенты илдә гаиләләрнең уллыкка алынган балалар өчен җаваплылыкны күздә тотучы механизмнар булмавын искәртте. Без чит илдә уллыкка алынган балага гаилә нинди мөнәсәбәттә булуын тикшерә алмыйбыз, дип әйтте ул, әмма эшне дөрес һәм уйлап төзесәк, бернинди чит ил гаиләләре кирәк булмыячак.
Хастаханә койкаларының санын кыскарту турындагы сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә хастаханә шифаханә булмавын ассызыклады. ”Башка мәсьәлә – безнең поликлиникаларда материаль-техник хәл, беренчел звено белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсе бик түбән, - дип әйтте ул. – Ак халатлы кешеләр гамьсез, битараф булырга тиеш түгелләр. Аларны елмаерга, пациентларга кирәк хәтле игътибар итәргә өйрәтергә кирәк. Без сәламәтлек саклау хезмәтенең сыйфаты турында сөйлибез, табиблар безгә түләүсез генә хезмәт күрсәтми бит”.
Сочидагы 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарын әзерләү һәм үткәрү дәрәҗәсе турында Рөстәм Миңнеханов барысы да бик югары дәрәҗәдә башкарылганы билгеләде. Казандагы Универсида да, Сочидагы Олимпиада да иң югары дәрәҗәдә үткәрелде, дип әйтте ул. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан чыгыш ясаган спортчылар катнашуына тискәре бәя бирде. Аның фикеренчә, бүген республикада спортчыларны әзерләү системасын тулысынча үзгәртергә кирәк, бигрәк тә кышкы спорт төрләре буенча. “Татарстан спортчыларының чыгышларын начар бәялим. Мин мондыйны көтмәгән идем, - дип әйтте ул. – Икеле аларга! Спортчыларны әзерләү һәм спорт мәктәпләре бар, нәтиҗә юк”.
Сәнәгать производствосының үсеш темпларын Татарстанда үстерү өчен нинди чыганаклар булуы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Президенты яңа производстволар ачу, булганнарын модернизацияләү, шулай ук яңа төр продукция җитештерү турында әйтте. Безгә ел саен 5-6%ка үсәргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәр эре предприятие үсешен күзәтергә кирәк, һәм анда инде берничә ел модернизация үткәрелми икән, димәк, әлеге предприятие тиздән конкурентлыкка сәләтле булмый.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, республикада дәүләт катнашы булган предприятиеләрдә дивидентлар сәясәтен үзгәртү планлаштырылмый. Икътисадтагы кризис турындагы сорауга җавап биргәндә, ул “кризис юк, күпмедер производство темплдары кимү бар, һәм мондый икътисадый хәлдә безнең барысы да план буенча бара” дип әйтте.
Казан зоопаркын төзекләндерү һәм Казан циркын ремонтлауга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов, бүгенге көндә циркның эчке ягын ремонтларга кирәк икәнлеге белән ризалашты.
“Казан зоопаркы – бу безнең калган бурычыбыз, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Зоопаркны киңәйтергә кирәк, Ишкәкле канал булган икенче якка узырлык юл ясарга кирәк. Зоопаркны реконструкцияләү буенча безнең төрле планнар булды, ә акча булмады... Миңа үземә Новосибирскидагы зоопарк бик ошый, аны күргәч, исем китте. Һәм, әлбәттә, Сингапурда бик шәп зоопарк, әкияти”.
Татарстан Республикасы җитәкчелегендә хатын-кыз җитәкчеләрнең аз санда булуына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов “кадрлар сәясәте вакыт таләп итә”, һәм ул гадәттәгечә ир-атларга нигезләнгән дип билгеләде. Уңай мисал итеп, Финляндияне китерде, анда министрларның яртысы диярлек хатын-кызлар. “Мин үзем Хөкүмәттә хатын-кызлар булмауга тискәре карыйм, - дип шаярды ул. – Шул ирләрне күрүгә, оршынасы килә”.
Журналист хатын-кызлар Татарстан Президентына провокацион сорау да бирделәр: “Сезгә нинди хатыннар ошый – йомшак, ярдәмгә ихтыяҗлымы, әллә – көчле хатыннармы?” Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, йомшак хатыннарны җәллисе килә, тик кеше төпле, үзен бәяли белә торган булырга тиеш, хатын-кызлар да. Сәясәзтәге хатыннар турында Рөстәм Миңнеханов: “Сәясәттә хатын-кыз матурлыгы белән сыеша алмый торган әйберләр бар... Ә хатыннарга матурлыкларын югалту килешми. Әмма бу минем шәхси фикерем, сез аның белән килешмәскә дә мөмкин”.