Яңалыклар

13.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Канададагы эшлекле очрашу кысаларында, Монреальда "Bombardier" заводының җитештерү мәйданчыкларын карады.

Искә төшерәбез, Bombardier Aerospace компаниясе коммерцияле, махсус, хәрби булмаган самолетлар эшләүче һәм җитештерүче, дөньяга танылган әйдәп баручы компания санала. Ул Boeing һәм Airbus компанияләреннән кала, хәрби булмаган самолетлар җитештерү буенча дөньяда өченче урында тора.
12.03.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Канадага эшлекле очрашу кысаларында, Монреаль технопаркында урнашкан "Genetec" компаниясе штаб-фатирында булды.

Genetec Inc. компаниясе 1997 елда оешкан һәм видеокүзәтү IP-системасы өлкәсендә пионер һәм физик саклау өлкәсендә (җиһазларны, биналарны саклау чарасы) технологик лидер булып тора.
12.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән Украина һәм Кырымдагы вазгыять турында фикер алыштылар.
12.03.2014
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Канададагы эшлекле очрашу кысаларында Монреаль технопаркында булды.
Илдар Халиковны озата баручы Татарстан делегациясе составында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, РФнең АКШтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге каршындагы Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Равил Нигъмәтҗанов һәм башка рәсми затлар бар.
12.03.2014
Бүген Татарстан Хөкүмәтенең профильле комиссиясе утырышында вице-премьер – ТР Министрлары Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров республика юлларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә ведомствоара багланышны тәнкыйтьләде.

Утырышны ачканда, ул 2013 нче ел нәтиҗәсен канәгатьләнерлек түгел диде. Аның сүзләренчә, 2014 нче елның гыйнвары һәм феврале гомумән “упкынга тиң”, чөнки бу вакытта соңгы биш елның хисап күрсәткечләре дә арткан.
12.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллинаны һәм аның тренеры Фәридә Сафиуллинаны Сочидагы кышкы Паралимпия уеннарының 1 километрга чаңгы спринтының "утырган килеш" төрендә бронза медален яулалулары белән котлады.

12.03.2014
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Украинаның Югары рада депутаты Мостафа Җәмилев үтенече буенча, Кырымдагы вазгыять турында сөйләшү өчен Мәскәүгә китте.
12.03.2014
11-13 март көннәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан делегациясе белән Канадага эшлекле очрашуга килде.

ТР Премьер-министры булачак беренче шәһәр - Монреаль (Квебек провинциясе). Монда ТР Хөкүмәте башлыгы 30 дан артык компаниянең штаб-фатирлары һәм фәнни-тикшеренү бүлекчәләре урнашкан җирле Технопарк эшчәнлеге белән танышачак. Технопарк территориясендә Квебек һәм чит ил фирмалары эшләгән алдынгы проектлар гамәлгә ашырыла
11.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре белән барды.

Татарстан Президенты Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты һәм депутатлар алдында чыгыш ясады. «Безнең планнарыбыз зур. Без сезнең белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы - зур потенциаллы республика. Без мөнәсәбәтләребез кысаларында «юл картасы» әзерлибез инде».

11.03.2014
Татарстан Республикасында узган министрлыклар һәм ведомстволар коллегияләре һәм шулай ук ТР муниципаль район советлары сессияләре нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булган брифингта сөйләделәр. Анда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Төбәкләр белән эшләү буенча идарә башлыгы Илнур Гарипов катнашты.
Брифинг гадәттәгечә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) трансляцияләнде.

Битләр: << 1671 1672 1673 1674 1675 1676 1677 ( 1678 ) 1679 1680 >>