Владимир Мединский Казанда мәдәният учреждениеләрендә булды
25.03.2014
Бүген РФ мәдәният министры Владимир Мединский Казанда 45 нче балалар китапханәсендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм “Хәзинә” сәнгать галереясендә булды. РФ мәдәният министрын ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
45 нче муниципаль балалар китапханәсендә Владимир Мединский уку залларын карады, балалар белән аралашты, кечкенә балаларны укуга өйрәтүдә кулланыла торган алдынгы мәгариф технологияләре белән танышты. Шулай ук мәдәният министрына китапханәдәге тарихи экспозицияне күрсәттеләр.
“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Владимир Мединскийга берничә күргәзмә, шул исәптән “Кырым татарлары сәнгате” экспозициясен тәкъдим иттеләр.
В.Мединскийга Чистай әдәби музее концепциясе презентациясе тәкъдим ителде. Соңыннан РФ Мәдәният министры музейның шәрәфле кунаклары кенәгәсендә язма калдырды.
Бүген Казанда Владимир Мединский Татарстан Республикасында Мәдәният елының тантаналы ачылышында катнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов